Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Заһидуллина Алия Рөстәм кызы

Мәдәният идарәсе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 223-24-04

Почта: kultura.kazan@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Профсоюз урамы, 25/15 йорт

Эш сәгатьләре: с 9.00–18.00


Заһидуллина Алия Рөстәм кызы 1986 елның 20 октябрендә Брежнев шәһәрендә (ТАССР) туа. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (актерлык сәнгате, эстрада артисты) тәмамлый.

2007 елның октябреннән 2012 елның апреленә кадәр Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.

2012 елның апреленнән майга кадәр – «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Казан) инструктор-методист.

2012 елның маеннан 2015 елның мартына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең яшьләр өчен иҗади һәм имидж проектлары бүлеге баш белгече.

2015 елның мартыннан 2016 елның июленә кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге башлыгы.

2016 елның июленнән сентябрь аена кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге башлыгы.

2016 елның сентябреннән 2017 елның июненә кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары.

2017 елның июненнән 2022 елның августына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы урынбасары.

2022 елның 12 нче августыннан – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесе рәисе.

2025 елның 27 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең Рәхмәт хаты (2012 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2013 ел), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел), «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2014 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте (2016 ел), Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2017 ел), Казан шәһәре Гражданнар оборонасы җитәкчесе Рәхмәте (2019 ел) белән бүләкләнгән.

 «1 класслы муниципаль киңәшче» класс чины бар.

Кияүдә, өч бала тәрбияли.


Все контакты