Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан шәһәренең Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 223-24-15

Почта: ritual.kazan@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 25 йорт

Кабул итү сәгатьләре: сишәмбе – 14.00 дән 16.00 гә кадәр


Биографиясе

1972 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

2006 елда менеджер белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2012 елда Эшлекле идарә итү остасы – Master of Business Administration (MBA) өстәмә квалификациясе буенча «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетын (Мәскәү) тәмамлый.

1988 елдан 1990 елга кадәр – Казан төгәл машиналар төзелеше заводында фрезерчы.

1990 елдан 1991 елга кадәр – ТАССР Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының Җитештерү-техник комбинатында фрезерчы.

1992 елдан 1993 елга кадәр – «Мелита» акционерлык җәмгыятендә шомартучы.

1993 елдан 1994 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесенең Татар зиратында күзәтүче.

1994 елдан 2000 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесенең Татар зиратында администратор.

2000 елдан 2002 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесенең Татар зираты директоры.

2002 елдан 2003 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары.

2003 елдан 2006 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары.

2006 елдан 2009 елга кадәр – «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры.

2009 елдан – Казан шәһәре Башкарма комитетының Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы.

 

«Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен» мактау грамотасы (2003); «РФ Президентын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны тәэмин итүдәге казанышлары өчен» мактау грамотасы (2004); «Балаларга карата күрсәткән ихлас кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте өчен» номинациясендә «Игелекле эшләр-2007» – «Бердәм Россия» хәйрия эшчәнлеге программасында актив катнашканы өчен» мактау грамотасы (2007); «Җирләү эшендә радикаль үзгәрешләр уздыру шартларында предприятие белән җитәкчелек итүдәге югары һөнәри осталыгы өчен» дипломы (2009); «Җиңүгә 65 ел» медале һәм мактау грамотасы (2010); «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» I дәрәҗә аерым хөрмәт билгесе (2011); «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме (2012); Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга» медале (2014); «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медаленә грамота (2013); Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына XXV ел» медале (2015); «Россия гражданнар оборонасына 85 ел» медале (2017); Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Рәхмәт хаты (2018); Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару эшен пропагандалаган өчен» медале (2019); Җирләү эше тармагын үстерүдә актив катнашканы һәм югары һөнәри осталыгы, җирләү эше белгечләренең «Россия Федерациясендә җирләү эшенең торышы һәм үсеше» III форумын оештыруда катнашканы өчен Рәхмәт хаты (2020); намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Рәхмәт хаты (2020); ТР «“Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасының истәлек медале (2021) белән бүләкләнгән.


Все контакты