Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, «Евразиянең Берләшкән шәһәрләре һәм җирле хакимиятләре» халыкара ассоциациясе президенты, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты президенты, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе


Туган көне: 1969 елның 24 нче апреле, Түбән Кама шәһәре
Белеме: 1992 елда хокук белеме белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый
Гыйльми дәрәҗәсе: юридик фәннәр кандидаты





Илсур Метшин 2006 елда Казан мэры итеп сайлана. Менә инде дүрт срок рәттән казанлылар аңа муниципалитет белән идарә итүне ышанып тапшыралар. Шушы вакыт эчендә Казан югары нәтиҗәләргә иреште. Татарстан башкаласы Россиядә популяр һәм яшәү өчен уңайлы булган шәһәрләрнең берсенә әйләнде, шулай ук халыкара мәйданда да танылды.

Илсур Метшин Россия шәһәрләре берлегенең ассоциацияләнгән вице-президенты булып тора һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе Президиумы составына керә.

Партия идарәсенең югары органына – «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советына сайланды.

Казан Мэрының үз эшенең чын остасы булуын, профессиональлеген халыкара белгечләр дә югары бәяли. 2006 елдан И.Р.Метшин Халыкара «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Евразия төбәк бүлеген җитәкли, аның штаб-фатиры Казанда урнашкан.

Илсур Рәис улы Тарихи шәһәрләр лигасы, Бөтендөнья Metropolis Ассоциациясе, «Азия Мэрлары Форумы» халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмасы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Башкалалар һәм эре шәһәрләрнең халыкара ассамблеясы, шәһәр азык-төлек сәясәте Милан пактының Координация советы һәм башка халыкара оешмалар эшендә актив катнаша.

2019 елда Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты (UNACLA) Президенты итеп сайлана, 2022 елда икенче срокка сайлана.

2024 елдан БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясе рәисе.

Биографиянең тулы версиясе – metshin.ru сайтында.

2016 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)

2017 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)

2018 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)

2019 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)

2020 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)

2021 ел өчен керемнәре, милеге һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр (docx.)


Все контакты