В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Казанда 2017-2019 елларга күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча өч еллык программаны гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Бу вакыт эчендә Татарстан башкаласында 5 млрд. сумга 757 йортка капиталь төзекләндерү ясалган. Программа кысаларында 217 түбә, 383 лифт алмаштырылган, 181 подъезд ремонтланган, һава торышын көйләүнең 366 төене урнаштырылган, 41 йортта аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар башкарылган, 652 йорт өчен проект-смета документациясе эшләнгән. 75 мең кеше өчен яшәү шартлары яхшыртылган.
Агымдагы елда капиталь төзекләндерү программасы 239 йортны колачлаячак. Шул исәптән тугыз йорт агымдагы ел программасына кертелгән. Агымдагы елда Казан йортларын капиталь төзекләндерүгә 1,8 млрд сум бүлеп бирелгән, әлеге сумманың күбесе торак милекчеләре тарафыннан җыелган.
Подрядчы оешмалар аукцион ярдәмендә билгеләнгән һәм март ахырында эшләрне башкаруга керешкәннәр. Быел капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 50 йортта лифтлар алыштырылган, 81 йортта һава торышын җайга салу төеннәре куелган, 17 йортта халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен инфраструктура булдырылган. Бүгенге көндә капиталь төзекләндерү 99,7%-ка тәмамланган. Өч объектта эшләр тәмамлану стадиясендә: Патрис Лумумба ур., 44 йорт һәм Карл Маркс ур., 44а йорт һәм Сафиуллин ур., 6 йорт, 2 корпус. Кабул итү комиссияләре 239 йортның 236-сында үткәрелгән, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фондына 228 күп фатирлы торак йорт буенча тапшыру актлары тапшырылган.
Идарәче компанияләрнең проект-смета документларын әзерләүдә катнашуы һәм эшләрне дәүләт экспертизасын үткәрүгә кадәр контрольдә тотуы бу елның яңалыгы булды. Бу проект-смета документларының сыйфатын арттырырга һәм эшләр бәясен 15%-ка киметергә мөмкинлек бирде – 35-тән 21 йортка кадәр.