В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Казан Башкарма комитетына шәһәрлеләрдән 71 мең 667 мөрәҗәгать килгән: интернет-кабул итү, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша язмача, шулай ук югарыда торучы министрлыклардан һәм ведомстволардан юнәлдерелгән. Моннан тыш, муниципалитет шәһәрлеләрнең төрле массакүләм мәгълүмат чараларына килгән хәбәрләрен анализлый. Проблемалар турында 576 хәбәрнең 92 %-ы атна дәвамында хәл ителгән, 25 очракта карар планлаштырылган, калган өлеше аңлатылган (44 очрак).
Гражданнардан иң күп мөрәҗәгать «Халык контроле» аша килде: 2018 елга караганда 4 меңгә күбрәк. 32 мең 770 гаризаның 24 меңе, ягъни 74%-ы хәл ителгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты билгеләгән индикатор 55% тәшкил итә. Абсолют мәгънәдә хәл ителгән гаризалар саны 3 меңгә арткан.
«Халык контроле»ндәге эш нәтиҗәләре һәр бүлекчәнең эш сыйфатына турыдан-туры бәйле. 2019 ел нәтиҗәләре буенча территориаль бүлекчәләр арасында хәл ителгән гаризаларның процент саны буенча Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, ә тармак бүлекчәләре арасында – Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе лидер булды, ул 90%-тан артык заявканы үтәгән.
Шәһәрлеләр барыннан да ешрак территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәрлеләрдән килгән иң күп мөрәҗәгатьләр кергән объектлар (ишегаллары, юллар һ.б.) өстенлекле тәртиптә шәһәр һәм республика программаларына кертелгән. Шулай итеп, 2019 елда шәһәрлеләрнең соравы буенча Кызыл Позиция ур., Р.Зорге ур. (Кадыш бистәсе), Карьер ур., Центральная ур.(Салмачы бистәсе), Мамадыш тракты ремонтланды, Бауман урамы буенча борт ташы түбәнәйтелде, Мамадыш тракты һәм Натан Рахлин урамы киселешендә юл хәрәкәте оештырылды, Родина урамы буенча тротуар ремонтланды, Харовое экопаркының балалар мәйданчыгы ремонтланды, Татарстан урамы буенча пандус төзелде, Отары бистәсендә Калинин урамы яктыртылды.
Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» 2012 елдан бирле эшли, бу вакыт эчендә шәһәр халкыннан 150 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның 135 меңе (88%) хәл ителгән. Әйтергә кирәк, Казанга, гадәттәгечә, республика буенча барлык гаризаларның яртысыннан артыгы (60%) килә.