В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда барлык 635 мәгариф учреждениесе һәм 116 сәламәтлек саклау объекты ягу сезонына әзер һәм, кирәк булса, бу объектларга җылылыкны вакытыннан алда җибәрергә мөмкин. Кышка үзәк җылыту белән 5523 торак йортның 5520 се әзерләнгән, бу 99,9% тәшкил итә. Калган йортларда әзерлек 20 нче сентябрьгә кадәр тәмамланачак.
Ягу сезонына әзерлек кысаларында Казанда 41 км артык җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм реконструкцияләделәр. 1900 км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен пресслау үткәрелгән. Курчатов, 5, Жуковский, 5, Тополевая, 6 урамнары буенча «Казэнерго» АҖнең өч котельныен модернизацияләү тәмамлана. Торак фондын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 66 йортта йорт эчендәге җылыту системалары ремонтланган, һава торышына карап көйли торган биш узел урнаштырылган. Яңа блоклы-модульле котельныйны монтажлау һәм Толстой һәм Подлужная урамнарындагы дүрт күп фатирлы йортны һәм балалар бакчасын күчерү өчен инженерлык тәэмин итү челтәрләрен төзү тәмамлану стадиясендә, аларга элек Толстой урамындагы 39 нчы йорттагы иске ведомство котельные хезмәт күрсәткән.
Ягу чоры башлануга өч ТЭЦ һәм өч эре «Савиново», «Горки», «Азино» район котельныйлары, 128 «Казэнерго» АҖ котельные, шулай ук Оборона министрлыгының ел әйләнәсе эшли торган Хәрби шәһәрчек, 33 адресы буенча 204 нче номерлы котельные әзер.
Шулай ук җылыту сезонына 200 дән артык күп фатирлы йортларны һәм социаль өлкә учреждениеләрен җылытучы 53 ведомство котельные әзер.
Бүгенге көндә 5883 йорт техник яктан әзер, бу 99,38% тәшкил итә. Кулланучылар өчен әзерлек паспортларын алуның соңгы срогы – 15 нче сентябрь, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен – 1 нче ноябрь. Мониторингка актларны вакытында кертмәүнең сәбәбе булып торак милекчеләр ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләренең җавапсыз мөнәсәбәте, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлар булуы тора.
Казанда ягу сезонын 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус торса башларга планлаштыралар.
Җылылык җибәрү чорында район администрацияләрендә һәм Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында кайнар линияләр эшләячәк, телефон номерлары массакүләм мәгълүмат чараларында, Казан Мэриясе сайтында, ТКХ комитеты сайтында бастырылачак. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасында заявка калдыра алачак, анда «Җылылык җибәрү» дигән махсус баннер урнаштырылачак.