В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йортлардан чүп көн саен чыгарылачак.
Яңа ел каникуллары вакытында өзлексез эшне һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда 250-дән артык кешедән торган 56 авария бригадасы һәм 100 берәмлек махсус техника һәм автотранспорт кизү торачак – бу гадәти көннәргә караганда ике тапкыр күбрәк.
Коммуналь хезмәтләрне өзүгә бәйле планлы эшләр яңа ел каникуллары вакытында каралмаган.
Торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче оешмалары кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән җиһазландырылган дежур персоналның тәүлек буе эшләвен тәэмин итәчәкләр.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны кар һәм боздан чистарту, авыш түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләре башкарылачак. Һава торышы начарайган очракта, торакчылар, кар көртләренә юл куймас өчен, кирәкле санда махсус техника берәмлеген һәм кешеләрне чыгарырга әзер. Торак фонды ишегалларыннан чүп көн саен чыгарылачак.
Халыкның куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм терактларны кисәтү максатыннан, күп фатирлы йортларның подвал һәм чорма биналарын тикшерү үткәрелде, бик җайланмаларына ревизия ясалды.
Казан Башкарма комитетында һәм район администрацияләрендә җитәкчелек составы кизү торачак, тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе «Ачык Казан» сервисы аша гамәлгә ашырылачак (телефон: +7(843)236-41-23).