В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны Казанның Мирный торак массивында ат спорты комплексын төзү буенча киң колачлы проектны тәмамларга ниятлиләр. Әлеге мәйданчыкта эшләр 2025 елда башланып киткән булган. Биредә иппотерапия манежы, ат абзары, ашлык һәм печән саклагычлар, гараж һәм склад биналары төзелә. Объектны инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү өчен үзәк магистральдән 4 чакрымга якын суүткәргеч һәм агынты сулар челтәрләре сузылган, су һәм канализация насос станцияләре корылган. Блок-модульле котельная урнаштырылган.
Шул ук торак массивта 319 мең квадрат метр мәйданда җиләк-җимеш питомнигына хезмәт күрсәтү өчен база төзү планлаштырыла. Объектта җиләк-җимеш питомнигы хезмәткәрләре өчен административ бина, гараж, склад бүлмәләре, теплицалар, су белән тәэмин итү өчен техник скважиналар, су корылмасы һәм ачык автостоянка булачак.