В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында 1 нче сентябрьгә кадәр балалар һәм үсмерләр аудиториясенә юнәлдерелгән «Алмачуар» дип аталган пьесалар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Ә «Саумы, Казан!/Здравствуй, Казань» декоратив-гамәли сәнгать конкурсына эшләрне 20 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.
«Алмачуар» ярышы нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр җыентыгы чыгарылачак. Конкурс Казан мэриясе Татарстан рәисе каршындагы республикада яшәүче төрле халыкларның туган телләрен һәм татар телебезне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрә. Анда гражданлыкка карамыйча 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.
Конкурс дүрт номинациядә оештырылган, аларның һәркайсында өч җиңүче билгеләнә. Беренче урынга ия булучы 110 мең сум алачак, көмеш җиңүче — 90 мең сум, бронза җиңүче — 70 мең сум.
Катнашу өчен гаризаны һәм пьесаның текстын konkurskazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
«Саумы, Казан!/Здравствуй, Казань» бәйгесе шулай ук Татарстан рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның туган телләрен һәм татар телебезне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә. Гаризалар 20 нче августка кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен алдагы декоратив-гамәли сәнгатьнең бер техникасында башкарылган эшләрне җибәрергә мөмкин: тирене нәфис эшкәртү, чигү, керамика. Игътибар үзәгендә — борынгы Казанның риваятьләре һәм мифлары.
Конкурста яшәү урынына карамыйча 18 яшьтән өлкәнрәк осталар катнаша ала. Гаризаларны saumykazan@mail.ru электрон почтасы аша кабул итәләр.
Конкурс йомгаклары буенча жюри һәр дүрт номинация буенча ике төрле яшь категориясендә өч җиңүчене сайлаячак. Иң яхшы эш иясе 100 мең сум алачак. Икенче урында — 85 мең сум, өченче урында — 65 мең сум. Конкурс йомгаклары буенча җиңүче эшләрнең күргәзмәсе һәм буклет чыгару планлаштырыла.
«Үз телем» проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Җиңүчеләр татар телен һәм татар мәдәниятен танылдыру ниятен тормышка ашыру өчен акча алачак. Приз фонды 2 млн сум тәшкил итә.