Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2025, 10:14

Өченче чакырылыш Казан Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә башлады

Казанда Казан шәһәре Думасы каршында өченче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча ачык конкурска гариза бирү кампаниясе башланды. Гаризалар шәһәр Башкарма комитеты порталында 3 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашырга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Кандидатларга, проект эшчәнлеге һәм иҗтимагый оешмаларда эшләү тәҗрибәләрен күрсәтеп, анкета тутырырга кирәк. Моннан тыш, яшьләр парламенты составында гамәлгә ашыру өчен төгәл фикерләр тәкъдим итәргә һәм сайлау алды программасын беркетергә кирәк.

5—7 мартта оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан яшьләр парламентына кандидатларны сайлап алу конкурсы узачак. 10 март KZN.ru порталында ачык тавыш бирү, ә 12—19 мартта – катнашучылар бәхәсләре узачак. Аларны социаль челтәрләрдә турыдан-туры тапшырачаклар. Җиңүчеләр исемлеген KZN.ru порталында 24 мартта бастырачаклар.

Яшьләр парламенты командасы шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Парламент әгъзасылары яшьләрнең проблемаларын хәл итүдә катнаша, шулай ук яшьләрнең хокукый культурасын күтәрә һәм актив гражданлык позициясен формалаштыра.

Казанның Яшьләр парламентының икенче чакырылышы ике ел эшләү дәверендә шәһәр структуралары белән 200дән артык уртак чара уздырды, ә аның ике әгъзасы ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты составына керде.
Барлык пресс-релизлар