Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 10:05

Казанда Монастырь ермагы аша күпер төзелеше тәмамлана

Юл эшләре кысаларында һәм торак массивның транспорт элемтәсен яхшырту өчен Казанда Отары бистәсендәге Техника урамы тирәсендә Монастырь ермагы аша күпер төзелеше төгәлләнеп килә. Күпернең гомуми озынлыгы – 29 м, ә киңлеге – 14 метрдан артык, шул исәптән, тугыз метр юл өлеше һәм ике яктан да 2 метрлы тротуарлар булачак. Күпер Техника урамын Аркылы Отар урамы белән тоташтырачак, бу – халыкка Зур Казан боҗрасына өстәмә чыгу юлы булачак.

Моннан тыш, Константиновка бистәсендә Вертелевка елгасы аша һәм Кадыш бистәсендә Солонка елгасы аша күперләрне реконструкцияләү төгәлләнә. Монда терәк конструкцияләр алыштырылды, тротуарлар ясалды, яктырткычлар һәм куркынычсыз хәрәкәт элементлары урнаштырылды. Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Быел Миллениум күперен капиталь ремонтлауның икенче этабын тәмамлау аерым масштаблы проект булды. Эшләнгән проектлар нигезендә гидроизоляция һәм терәкләр, металл конструкцияләр ремонтланды, архитектур яктырту оештырылды.

Быел Казанда ремонтланган һәм салынган юлларның мәйданы 2,4 млн кв.метрны тәшкил иткән. Бу 2023 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк. «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, шулай ук Татарстан республикасының системалы ярдәме белән Казан юлларының норматив халәттә булган өлеше планлы күрсәткеч – 85 % ка җитте.

Барлык пресс-релизлар