Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2025, 10:45

Казанда «Теләкләр чыршысы» балалар һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк

Казанда хәйрия юнәлешендә «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе башланды. Чара кысаларында, гадәттәгечә, авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырып булачак.

«Теләкләр чыршысы» кысаларында бүләк алу өчен, www.dobro.kzn.ru сайтында чараны уздыру шартлары турындагы нигезләмә белән танышырга, «Хыялый булу» төймәсен сайларга һәм үзең, үз теләгең турында хикәя язып, зур булмаган анкета тутырырга кирәк. Акциядә сәламәтлеге чикле яки инвалидлыгы булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Теләкләрне үтәүчегә теркәлү вакытында «теләкләрне үтәүче» ролен сайларга кирәк. Балаларның хыялларын Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданины яки теләсә нинди юридик зат тормышка ашыра ала.

Теләкләрне 2025 елның 5 декабреннән 20 декабренә кадәр теләргә була, хыялларны тормышка ашыручылар 2025 елның 5 декабреннән 2026 елның 28 февраленә кадәр әлеге изге эштә катнаша ала.

Тагын бер теләк чыршысы, «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы», өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең – «Игелекле Казан» фонды карамагындагыларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Аларның теләкләре язылган открыткалар Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан «Игелекле Казан» коворкингындагы чыршыда эленеп тора. Теләге булган һәр кеше 25 декабрьгә кадәр теләкләр язылган открытканы алып, аларны үти ала. Әлеге акция Бөтенроссия «Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында башланып китте.

Теләгән һәр кеше «Игелекле эш өчен кабыз» Яңа ел акциясе кысаларында шәһәрнең төрле районнарындагы үзенчәлекле балалар һәм интернатлар өчен яңа ел могҗизасы эшли ала. Бу елны район Яңа ел чыршыларын ачу бәйрәме хәйрия чарасы төрендә узачак. Районның төп чыршысында Яңа ел утларын кабызу хокукын һәм үзенчәлекле балаларның сәламәтлеген яхшыртуга кагылышлы Яңа ел хыялын теләгән һәр кеше (эшмәкәрләр яки шәһәр кешесе) тормышка ашыра ала. Күрсәтелгән барлык иганә балаларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдереләчәк.

Акциядә катнашу өчен www.dobro.kzn.ru сайтында «Зажги по-доброму» баннерына басарга, Казанның ярдәмгә мохтаҗ бала тарихы тасвирланган 7 районының берсен сайларга һәм алга таба күрсәтмәдә язылганча эшләргә кирәк.

Барлык пресс-релизлар