Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2024, 09:23

Казанда быел 182 йорт капиталь ремонтланачак

2024 елда Казанда торак фондын капиталь ремонтлау программасына 182 йорт кертелгән. Аларның 55 е – Совет районында, 47 се – Киров һәм Мәскәү районнарында, 39 ы – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, 36 сы – Вахитов һәм Идел буе районнарында, тагын бишесе «Иске шәһәр» префектурасында урнашкан. Яхшыртулар ТР башкаласында яшәүче 48 меңнән артык кешегә кагылачак.

Программа кысаларында 70 йортта – түбәләр, 49 йортта фасадлар ремонтланачак. Күп кенә биналарда тормышны тәэмин итү системалары реконструкцияләнәчәк, шул исәптән 46 йортта үзәк җылыту системасы, 55 йортта салкын су белән тәэмин итү, 22 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 55 йортта су чыгару һәм 36 йортта электр белән тәэмин итү системалары. 55 күпфатирлы йортта 149 лифт алыштырылачак, биш бинада һава торышына карап көйли торган төеннәр урнаштырылачак, ә йортларның берсендә төтен чыгару һәм вентканалларны ремонтлау планлаштырыла. Комплекслы ремонт эшләрен 13 күпфатирлы йортта башкарачаклар.

Быел төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау вакыты үзгәрде. Генераль подрядчы оешма тарафыннан ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фондына документлар, дәүләт комиссияләре актлары һәм башкарылган эшләр актлары тапшыру вакыты 1 нче декабрьдән 1 нче ноябрьгә күчерелде. Сезонлы эшләр (фасадларны, түбәләрне һәм үзәк җылыту системасын ремонтлау) – 15 нче августка, калган эш төрләре 30 нчы сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

Хәзерге вакытта фасадларны, түбәләрне һәм үзәк җылыту системасын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 18 йортта алып барыла. Тагын 20 күпфатирлы йортта лифтларны алыштыра башладылар. Җиһазлар үзебезнең илдә җитештерелгән. Лифтлар вандаллыкка каршы һәм энергияне саклый, аларның төймәләренә Брайль шрифты да куелган.

Әгәр яшәүчеләр эшләрнең тиешенчә башкарылмавын күрә икән, алар төзелеш контроле хезмәтенә, торак-коммуналь хуҗалык комитетына, шәһәр торак инспекциясенә, район администрациясенә, шулай ук телефон аша идарәче компанияләргә яки Казан мэриясенең рәсми сайты аша мөрәҗәгать итә алалар.

Барлык пресс-релизлар