Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2020, 09:55

Казанда 2020 елда 276 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалган

Казанда быел 2020-2022 елларга өч еллык капиталь ремонт программасы кысаларында 276 күпфатирлы йортка ремонт ясалган, аларда 68 мең кеше яши. Шулай ук киләсе елга капиталь ремонт программасына кертелгән 168 йорт өчен проект-смета документлары эшләнде. Әлеге максатларга 2,2 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Программа кысаларында 145 түбә, 90 фасад ремонтланды, 90 йортта җылылык белән тәэмин итү челтәрен алыштырдылар, 46 йортта 249 подъезд төзекләндерелде, 30 йортта 52 һава торышы белән бәйле көйләү үзәге урнаштырылды, 11 йорт аз мобильле категорияле гражданнар өчен җайлаштырылды. 54 йортта 163 лифт алыштырылды. Хәзерге вакытта капиталь ремонтның физик күләме 99,96%-ка үтәлгән. Кабул итү комиссияләре 276 йорттан 275-ендә уздырылган, Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык фондына 274 йорт буенча тапшыру актлары тапшырылган.

Быел аукцион йомгаклары буенча йортларны капиталь төзекләндерү программасында катнашуга дүрт подряд оешмасы кертелгән: «КазаньСтройКонсорциум» ҖЧҖ, «РСС-инжиниринг» ҖЧҖ, «Лифт-Строй Компания» ҖЧҖ, «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ. Алар эшкә 42 субподряд оешмасын җәлеп иткән.

Агымдагы елда программаны үтәү эпидемиологик вәзгыять белән катлауланды. Подрядчы оешмаларны билгеләү буенча аукционнар үткәрү сроклары ике айга күчте. Эшләрне башкару барышында, фатир эчендәге инженерлык коммуникацияләрен алыштыру белән кыенлыклар килеп чыкты – кайбер кешеләр фатирларга кертүдән баш тарттылар, бу кайбер объектлар буенча срокларның сузылуына сәбәп булды. Хәзерге шартларда ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан сезонлы төр эшләрне – 30 сентябрьгә кадәр, эшләрнең төп төрләрен 30 октябрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 2020-2022 елларга капиталь ремонт программасы кысаларында гомуми суммасы 6,4 млрд. сумлык 726 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программа гамәлдә булган вакыт аралыгында шәһәрдә 3234 йортка капиталь ремонт ясалган.

 

Барлык пресс-релизлар