Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2021, 09:00

Казанда эшсезлек сизелерлек дәрәҗәдә кимегән

Казанда эшсезләр саны узган елның октябрь ае белән чагыштырганда 2,3 тапкырга кимегән, ул вакытта эшсезлекнең максималь дәрәҗәсе билгеләнгән булган – эшче көчләр санының 5,1%-ын тәшкил иткән. Ул вакытта эшсез гражданнар саны 32 меңнән артык кеше тәшкил иткән. 2021 елның 1-нче мартында эшсезлек дәрәҗәсе 2,19%-ка кадәр кимегән, ә эшсезләр саны – 14055 кешегә кадәр. Эш эзләү максаты белән, узган ел мәшгульлек үзәгенә барлыгы 53 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 26 меңе эшкә урнаштырылган.


Эшсезләрнең күпчелеге «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә, «Компаньон-Групп» ҖЧҖ, «8-нче номерлы шәһәр поликлиникасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенә, «Федераль почта хезмәте» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ («Магнит» кибетләре челтәре), «Бәхетле-1» ҖЧҖ, «Элекон» заводы» АҖ, «Казан заводы «Электроприбор» ААҖ, «Казан компрессор машина төзү заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең, «Идел буе инструменты» ҖЧҖ кебек предприятиеләргә урнаштырылган.

93 кеше үз эшен ачуга 145 мең 100 сум күләмендә бер тапкыр финанс ярдәме алды, барлыгы 13,5 млн.

2020 елда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 33 һөнәр һәм белгечлек буенча укыту һәм яңадан укыту уздырган.

Һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәтен 1038 эшсез граждан алган, шуларның 478-е эшче һөнәрләр буенча. Федераль проектлар кысаларында 823 хатын-кыз һәм 50 яшьтән өлкәнрәк 986 граждан белем алган. Икътисадның төрле тармакларында эшләүче 242 хезмәткәр алдан һөнәри белем бирүне узган. Тагын 3405 кеше эш бирүчеләрнең сорауларын, билгеле бер профиль белгечләренә ихтыяҗны, булган вакансияләрне исәпкә алып формалаштырылган 68 компетенциядән торган исемлек буенча һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган вакансияләр исемлеге буенча яңадан укыту узган.

Вакытлыча эшкә урнаштыру программаларында 2646 кеше катнашкан.

Бүген шәһәрдә 16 мең актуаль вакансия, шуларның 60%-ы эш белгечлекләре буенча. Иң күп вакансияләр җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә.

Барлык пресс-релизлар