Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 07:55

Казанда 17 меңгә якын югары сыйныф укучысы мәктәп имтиханнарын тапшырачак

Бу уку елында Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясенә 16996 өлкән сыйныф укучысы, шул исәптән 11230 9-нчы сыйныф укучысы һәм 5766 11-нче сыйныф укучысы кертелгән. Дәүләт йомгаклау аттестациясе 2-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Имтихан бирү марафоны 9-нчы сыйныф укучылары өчен – 24-нче майда, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 27-нче майда башланачак.

Имтихан үткәрү өчен шәһәрдә 131 пункт ,шуларның 51-е мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә әзерләнгән. Укучыларны йөртү логистикасы куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып уйланылган. БДИ һәм ОГЭ тапшырганда хокук бозуларны булдырмау буенча чаралар күрелгән. Барлык пунктлар да Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты тарафыннан оештырылган әзерлек буенча тикшерү узган.

Быел беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсенең берсен генә сайларга хокуклы. Моннан тыш, чит телләр исемлегенә бишенче – кытай теле кертелгән. 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнарга кертү шарты буларак беренче тапкыр рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе куелган.

Сайлау предметлары арасында быел тугызынчы сыйныф укучылары арасында иң популярлары җәмгыять белеме һәм информатика тора, аларны укучыларның 50%-ы диярлек тапшыра. 11-нче сыйныф укучылары күбрәк җәмгыять белемен һәм физиканы сайлый.

Быел уку алдынгысы аттестатын алу таләпләре кырысланган. Йомгаклау билгеләренең әйбәт булуыннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучысы мәҗбүри фәннәр буенча БДИны 70 баллдан да ким тапшырырга тиеш түгел. Башлангыч мәгълүматлар буенча, мондый аттестатка Казанның 640 (11,1%) чыгарылыш сыйныф укучысы дәгъва кыла. Исегезгә төшерәбез, уку алдынгысы аттестаты югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә.

Барлык пресс-релизлар