В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 15 балалар бакчасына, өч яшүсмерләр клубына, ике музыка мәктәбенә, дүрт спорт учреждениесенә һәм 43 ашханәгә капиталь ремонт башланды.
Казан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерүгә 327,8 млн. сум бүлеп бирелгән. Эшләр Кол Гали, 7а урамындагы 362-нче номерлы балалар бакчасында, Тунаков, 53а урамындагы 126-нчы номерлы балалар бакчасында һәм 15-нче номерлы балалар бакчасында, ул Большая Красная, 60/35урамы буенча урнашкан башланды. Бу бина мәдәни мирас объекты булып тора. Параллель рәвештә узган ел башланган тагын 12 учреждениегә капиталь ремонт ясала. Балалар бакчалары яңартылган интерьер, заманча җиһазлар һәм куркынычсыз спорт җиһазлары алачак.
Программаны эшләтеп җибәргәннән алып 2020 елга кадәр Казанда 66 балалар бакчасы капиталь ремонтланган, гомуми суммасы 2,7 млрд. сум. Быел 37 балалар бакчасында дәвам итүче бэби-бум белән бәйле рәвештә өлкән төркемнәрне өч яшькә кадәрге балалар өчен ясельле итеп үзгәртү планлаштырылган. Шул рәвешле балаларга өстәмә 900 урын булдырылачак.
Гагарин урамындагы «Икар-2» спорт ориентлашу клубында һәм «Сандугач» яшүсмерләр клубында капиталь ремонт башланды, Рәхимов урамындагы «Икар» яшьләр пространствосы территориясендә эшләр тәмамланып килә. Параллель рәвештә Подлужная урамындагы «Лидер» яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча проект документациясе эшләнә. Ике балалар музыка мәктәбендә - Галимҗан Баруди урамындагы 2-нче һәм Революцион урамындагы 10-нчы номерлы мәктәпләрдә ремонт эшләре башланды.
«Касатка» йөзү спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә һәм Ленинград урамындагы «Мотор» спорт мәктәбенең икенче бинасында эшләр башланган. Өстәмә 24 млн. сум «Савиново» футбол мәктәбенең административ-хуҗалык блогында ремонт эшләренә бүлеп бирелгән. 1988 елда төзелгән, элек 113-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе карамагында булган ташландык бина капиталь ремонтланачак һәм киенү-чишенү бүлмәләре һәм спорт мәктәбе персоналы өчен кабинетлар җиһазландырылачак.
Татарстанның иң борынгы «Яшь гвардия» лагерьларының берсендә ремонт эшләре башланды. Иске торак корпуслар җимерелгәннән һәм яңа 14 бина төзелгәннән соң, лагерь сменага 400-гә якын бала кабул итә алачак. Биредә яңа футбол кырлары, йөгерү юллары, күнегүләр өчен ябык мәйданчык, җиңел атлетика сикерү зонасы, воркаут өчен мәйданчыклар, пляж спорты төрләре һәм бадминтон мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Балалар өчен мини-кинотеатр, мастер-класслар үткәрү өчен чатыр, клуб һәм торгызу үзәге булдырылачак.
2021 елның 1-нче сентябренә 43 мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт төгәлләнәчәк. Модернизация бинаны капиталь төзекләндерергә һәм җиһазларны алыштырырга гына түгел, ә өстәмә рәвештә 1479 утырту урыны булдырырга да мөмкинлек бирәчәк.