В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Универсиада проспекты, Тихомирнов, Профсоюз һәм Ташаяк урамнары буйлап час-пик сәгатьләрендә транспорт хәлен яхшырту һәм бөкеләрне бетерү өчен, эшләнгән концепция нигезендә «яшел дулкын» оештыру өчен яңа адаптив светофор объектларын проектлау алып барыла. Ел ахырына кадәр Бутлеров - Тихомирнов һәм Бауман - Уң як Болак урамнары чатларының конфигурациясен үзгәртү планлаштырыла.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатында агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарның 67 участогында, һәлак булучылар теркәлгән 20 участокта, потенциаль-куркыныч саналган 7 участокта һәм авария куркынычы янаган 46 участокта куркынычсызлык киртәләре, юл билгеләре, светофор объектлары урнаштыру, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру буенча чаралар каралган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе күрсәтмәләре һәм «Халык контроле» системасына кергән гаризалар буенча, бөтенләй яктыртылмаган 70 урамда юл эшләре кысаларында 1300 терәк баганасы һәм 1700 яктырткыч урнаштыру каралган. Мисал өчен, тышкы яктырту Белинский, Гагарин, 32-нче Хәрби шәһәрчек, Галактионов, Фукс, Латыйпов, Тихорецкая урамнарында пәйда булачак, Привольный торак массивына илтә торган юл яктыртылачак.
Агымдагы елда юл билгеләренең гомуми мәйданы 324 мең кв.м тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта юл билгеләре 134 мең кв.м (41%) мәйданда ясалган. Төп магистраль урамнарда юл билгеләре термопластика белән, транспорт хәрәкәте азрак булган урамнарда - буяу белән төшереләчәк. Юл билгеләрен төшерү өчен 250 млн сум каралган.