Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2026, 10:47

Казанда инвалидларны эшкә урнаштыру планы арттырып үтәлгән

Казанда шәһәрдә яшәүче һәр кешенең һөнәри мөмкинлеген ачуга юнәлдерелгән инклюзив хезмәт базарын булдыру буенча эш алып барыла. Ул сәламәтлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Расланган юл картасы нигезендә 2025 елда 725 инвалид кешене эшкә урнаштыру планга кертелгән булган. Ел йомгаклары буенча күрсәткеч арттырып үтәлгән – 777 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Квота ярдәмендә эш урыннары булдыру әлеге категориядәге гражданнарның мәшгульлегенә булышлык итүнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, Казанда инвалидларны эшкә кабул итү өчен квоталар билгеләргә тиешле 35 хезмәткәре булган 1,5 меңнән артык эш бирүче теркәлгән.

Хәзерге вакытта Казанның 900 предприятиесе билгеләнгән квоталарны үтәгән, квота кысаларында 5565 инвалид кеше эшкә урнаштырылган.

Казанда хезмәткә сәләтле 18 меңнән артык инвалид граждан яши, шуларның 6900 е төрле өлкәләрдә эшли.

Барлык пресс-релизлар