В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Казанда икенчел чимал эшкәртү белән шөгыльләнүче эшкуарлардан шәһәр бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ярдәм чараларының берсен икенчел чимал эшкәртү җиһазларын сатып алу өчен күрсәтәчәкләр. Муниципалитет сатып алынган товарларның яртысын кайтарачак, әмма 2 млн сумнан артык түгел. Моннан тыш, эшмәкәрләр калдыклар җыю урынын сатып алу яки төзекләндерү чыгымнарының 50% ын кире кайтарырга мөмкин. Бер компаниягә 1 млн сумнан да артык бирелмәячәк.
Гаризалар 11 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Субсидия алуга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән оешмалар дәгъва итә ала, Казанда теркәлгән булу һәм эшчәнлек алып бару мөһим. Эшчәнлекнең төп төре икенчел чималны җыю һәм эшкәртү булырга тиеш. Оешма бер генә гариза бирә ала.
Акча алу өчен эшмәкәрләргә гариза тутырырга һәм булган кирәкле документларны да кушып тапшырырга кирәк, алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин..
Документлар Казанның икътисадый үсеш комитеты тарафыннан Кремль урамы, 3 адресы буенча кабул ителә (544 каб).
Субсидия бирү тәртибе, документлар кабул итү һәм карау кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны эшмәкәрләр телефон номерлары буенча алырга мөмкин: +7(843)299-18-83, +7(843)299-17-22.