Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2025, 09:43

Казанда бер эшсезгә 11 вакансия туры килә

Казанда узган елда хезмәт ресурслары саны 18 мең 100 кешегә арткан һәм 757 мең 200 кеше тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән күрсәткечкә – 0,18% ка җитте, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 тапкырга түбәнрәк (1.01.2024 – 0,27%). 2024 елның гыйнварына Казанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны 1765 булса, 2025 елның гыйнварына аларның саны 1193 кә кадәр кимеде. Бер эшсезгә 11 диярлек буш эш урыны туры килә (2024 елда тугыз иде).

Эшсезләр структурасында 16–29 яшьлек аерым категория гражданнарның өлеше 7% тан 8,4% ка кадәр артуы күзәтелә; хатын – кызлар – 70% тан 72,6% ка кадәр, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булганнар – 13% тан 14% ка кадәр, инвалидлар – 7% тан 8,7% ка кадәр; озак вакыт эшләмәүчеләр – 11% тан 12% ка кадәр.

Казан буенча эш бирүчеләр тарафыннан 14 меңгә якын вакансия игълан ителгән. Тәкъдимнәр беренчелегендә – эшкәртү производстволары, төзелеш, ваклап сату, транспорт һәм логистика. Эш урыннары өчен конкуренция дәрәҗәсе биш берәмлек тәшкил итә, ягъни вакансиягә биш резюме. Узган ел конкуренция индексы 3,7 тәшкил иткән.

Эш эзләүчеләрнең кискен кытлыгы сәүдәдә күзәтелә, анда конкуренция дәрәҗәсе вакансиягә ике резюмедан да ким түгел, китереп бирү сервисларында һәм медицинада – дүрттән дә кимрәк.

Белгечләргә ихтыяҗ зур булган вакантлы эш урыннары тәкъдимнәре сәнәгать (19%), төзелеш (17%), транспорт һәм логистика (10%), сәүдә (7%), фән һәм мәгариф (7%), медицина (5%), туризм һәм кунакханә бизнесы (4%) кебек тармакларда күзәтелә.

Вакансияләр мәгълүмат базасына караганда, статистика буенча игълан ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакларының уртача үсеше узган елга карата 21% тәшкил иткән һәм бүгенге көнгә уртача хезмәт хакы күләме – 72 мең сум.

2025 елда инженер-конструкторларга, техник һәм гамәли фәннәр белгечләренә ихтыяҗ зур булыр дип көтелә.

Фараз нигезендә квалификацияле эшче кадрларга ихтыяҗ якындагы биш елга перспективада сакланачак.

2024 елда 18 меңнән артык граждан мәшгульлек үзәгенең һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм, социаль адаптация, гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән үз эшен ачу, яңа һөнәр, эш эзләү күнекмәләре алу, үз-үзеңне тәкъдим итү кебек хезмәтләреннән файдаланган.

«Демография» милли проекты кысаларында Казанда яшәүче 2382 кеше бушлай яңадан белем алган. Укытуга иң зур кызыксынуны маркетплейслар менеджерлары, SMM–белгечләр, психология, персонал белән идарә итү һәм кадрлар эшләрен алып бару, логистика, хезмәтне саклау, бухгалтерлык хисабы, интерьер дизайны юнәлешләре буенча хатын-кызлар күрсәтте. Укыган кешеләрнең 80% ы эшкә урнаштырылган.

2019 елдан 2024 елга кадәр «Демография» милли проекты гамәлдә булган бөтен вакыт эчендә 20 меңгә якын казанлы һөнәри белем алган.

 

Барлык пресс-релизлар