В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел каникулларында 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Казанның стационарлары һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк. Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урыны нинди булуына карамастан, беренчел мөрәҗәгать иткән пациентларны кабул итәчәк.
Поликлиникалар, олылар һәм балалар челтәре стационарларының поликлиника бүлекләре, хатын-кызлар консультацияләре 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 09.00–17.00 вакыт аралыгында эшләячәк. Бу көннәрдә поликлиникаларда терапия һәм педиатрия бригадалары хезмәт күрсәтә. 2026 елның 3, 6, 9 гыйнвар көннәрендә поликлиникаларның эше көчәйтелгән режимда оештырылачак: дежур терапия һәм педиатрия бригадаларыннан тыш, лаборатория һәм рентгенология хезмәтләре, «тар профильле» белгечләр, травматология пунктлары көндезге режимда эшләячәк. Поликлиникаларның эш режимы, шәһәрдәге эпидемия вәзгыятен исәпкә алып, үзгәртелергә мөмкин.
Стоматология поликлиникаларының эше (олылар һәм балалар челтәрләре) 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр оештырыла.
Олыларга һәм балаларга кичектергесез стоматология ярдәме «Шәһәр стоматологиясе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан 17.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча күрсәтеләчәк.
Бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәр халкына һәм башкала кунакларына медицина ярдәме күрсәтәчәк.