Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2024, 11:25

БРИКС саммитына Казанда 21 юл ремонтланачак, Болакта 56 йөзмә фонтан урнаштырылачак һәм 1 млн чәчәк утыртылачак

Казанда БРИКС саммитына 21 участокта юл өслеге ремонтланачак. Әлеге эшләрнең бәясе 3,85 млрд сумны тәшкил итә. Биш объектта эшләр инде башланган: «Миллениум» күпере, Һади Такташ урамы (Даурия урамыннан Оренбург трактына кадәр Ишкәкле спорт төрләре үзәгенә илтүче юл), Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр), Карл Маркс урамы (Батурин урамыннан Театр урамына кадәр), Ершов урамында урнашкан җәяүлеләр кичүе янындагы тротуар һәм парковка. Калган объектларда эшләр апрельдән сентябрьгә кадәр алып барылачак.

Урамнарның һәм җәмәгать киңлекләренең 22 участогында яктырту системасы ремонтланачак: яктырткычлар һәм баганалар алыштырылачак. Хәзерге вакытта алар Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнарында яңартылган, эшләр Универсиада проспектында дәвам итә. Калган объектлар буенча материаллар сатып алына һәм әзерлек чаралары гамәлгә ашырыла. Эшләр сентябрь ахырына тәмамланырга тиеш.

Петербург урамында яңгыр сулары канализациясен ремонтлау планлаштырыла, эшләрне башкару вакыты – 15 нче апрельдән 10 нчы июньгә кадәр.

Җәяүлеләр өчен дүрт җир асты кичүе ремонтлана – Батурин урамындагы Кремль яр буе янында, Ташаяк урамында, Сәетгалиев урамындагы «Казан-1» вокзалы янында, Николай Ершов урамында урнашкан Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы һәм «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы янында. Бүгенге көндә Сәетгалиев, Ершов һәм Ташаяк урамнарындагы кичүләрдә сүтү белән бәйле эшләр төгәлләнә, бер үк вакытта аларны гидроизоляцияләү башкарыла. Эшчеләр электр белән тәэмин итү һәм яктырту системаларын алыштыруга әзерләнәләр. Батурин урамындагы объектны ремонтлауга 15 нче апрельдә керешәчәкләр. Ташаяк урамындагы кичүдә төзекләндерү эшләрен – 2024 елның маенда, Сәетгалиев, Ершов һәм Батурин урамнарындагы кичүләрдә июнь аенда тәмамлау планлаштырыла.

Алты җир өсте кичүендә лифтларның 13 күтәргеч платформасы алыштырылачак. Бүгенге көндә Оренбург Тракты урамындагы җир өсте кичүендә бетон шахталар төзү эшләре төгәлләнгән. Әлеге объектта эшләрне 2024 елның июнь аена тәмамлау планлаштырыла. Павлюхин – Халев объектында инженерлык челтәрләрен күчерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла; Ямашев проспекты буенча Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе янындагы, Җиңү проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә-күңел ачу үзәге, ягъни Академик Сахаров урамы – Җиңү проспекты янындагы кичүләрдә – бетон шахталар төзү, Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендәге ике кичүдә металл каркас монтажлау буенча эшләр башланган. Әлеге объектларны сентябрьдә файдалануга тапшырачаклар.

Дүрт яңа җәмәгать бәдрәфе урнаштырылачак, сигезе алыштырылачак. Бүгенге көндә биш объектта (Петербург урамы, Чистай урамы, Лядский бакчасы, Үзәк стадион, «Кәҗә бистәсе» метро станциясе) фундамент эшләре тәмамланган, каркас җыю башкарыла.

Җиде объектта (Коротченко урамы, «Җиңү проспекты» метро станциясе, «Аксенов» скверы, Академик Парин урамындагы сквер, Ленин бакчасы, Бауман урамы, 100 еллык скверы) фундамент төзү һәм коммуникацияләр чыгару өчен әзерлек алып барыла. Барлык 12 бәдрәф тә июнь аена тапшырылачак.

15 нче апрельдән соң шәһәр буенча 21 терәк стенаны ремонтлау һәм буяу эшләре башкарылачак. Аларны тәмамлау вакыты – 2024 елның мае.

Шулай ук протокол маршрутлары буенча 12 баскыч ремонтланачак. Бүгенге көндә эшләр алты участокта башланган (Кремль – Дзержинский, Волков, Оренбург тракты, Ипподром, М.Булатов, К.Нәҗми урамнары). Калган алты участокта төзекләндерү эшләренә (Бойничная, Вишневский, 26, М.Җәлил, Павлюхин, М.Булатов, Кремль урамнары) 15 нче апрельгә кадәр керешәчәкләр. Тәмамлану вакыты – май-июнь.

Шәһәрне өстәмә яшелләндерү, шулай ук паркларда һәм скверларда төзекләндерү буенча эшләр башкару планлаштырыла.

Кунакларны каршы алуның төп маршруты буенча 300 агач, 5,3 мең куак һәм 1 миллионга якын чәчәк утыртылачак. Академик Парин урамында 9 шардан торган күләмле чәчәк композициясе пәйда булачак.

Коротченко скверында да территория яшелләндереләчәк һәм яктыртылачак. Эшләрне 1 нче июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Меңьеллык мәйданында брусчатка алыштырылачак, яктырткычлар яңартылачак, территория комплекслы яшелләндереләчәк. Беренче этап буенча эшләр – 9 нчы майга кадәр, калганнары 1 нче июньгә кадәр тәмамланачак.

Меңьеллык паркын реконструкцияләү кысаларында тимер койманы сүткәннәр, аны тере койма алыштырачак. Шулай ук автомат рәвештә су сибү системасын яңартачаклар, юлларның һәм фонтанның гранит өслеген, яктырту терәкләрен ремонтлаячаклар. Эшләрне 1 нче июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Котельников скверында брусчаткадан юллар барлыкка киләчәк, эскәмияләр һәм яктырткычлар белән баганалар урнаштырылачак. Эшләрне 1 нче июньгә тәмамлаячаклар.

Быел Горький исемендәге паркның керү төркемен төзекләндерү кысаларында бөтен җир асты кичүен реконструкцияләү һәм каршы яктагы тукталыш павильонын алыштыру буенча эшләр башкарылачак. Мемориаль комплекста гранит өслек яңартылачак. Павильонны монтажлауны – 1 нче июньгә кадәр, мемориаль комплекс буенча эшләрне 30 нчы июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Бауман урамын реконструкцияләү кысаларында Астрономия урамыннан ТР Фәннәр академиясенә кадәрге участокны яшелләндерү буенча эшләр башкарылачак, яктырткычлар, брусчатка алыштырылачак, «Кремль» метро станциясендә вестибюльнең терәк стеналары яңартылачак. Эшләрне 1 нче июньгә кадәр төгәлләргә уйлыйлар.

Оренбург трактында биеклеге 5,5 м булган «Казан» стеласы урнаштырылачак. 2,5 м киңлектәге һәм 4 м биеклектәге хәрефләр тутыкмый торган тимердән эшләнәчәк, конструкциянең киңлеге 28 метрны тәшкил итәчәк. Композицияне Казан айдентикасы төсләрендә заманча стильдә башкару күздә тотыла. Хәрефләрнең алгы өлеше яктыртылачак. Эшләрне 1 нче августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Болакта аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар, су агымы 10 метр биеклеккә җитүче 56 йөзмә фонтан урнаштырылачак. Хәзерге вакытта объектта яктырткычларны монтажлау буенча эшләр башкарыла. Фонтан җиһазларын апрель ахырында урнаштыра башлаячаклар, эшләрне 10 нчы июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.


Барлык пресс-релизлар