В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30 апрельдә Казанда яңа йөгерү сезоны ачыла. Спорт афишасының беренче вакыйгасы традицион апрель эстафетасы булачак. Быел эстафета урынын үзгәртәчәк: старт шәһәрнең Совет районы Дәрвишләр мәйданында булачак, ә маршрут Совет, Правда, Начальная һәм Халезов урамнары аша узачак. Моңа кадәр йөгерү Кремль урамында уздырыла иде.
Апрель эстафетасында Казан уку йортлары, предприятие һәм оешмаларының иң көчле йөгерүчеләре катнашачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар өчен аерым йөгерү каралган. Традиция буенча эстафетаның бер өлеше «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше булачак. Анда җыелган барлык акчалар хәйрия фондларына юнәлдереләчәк.
Йөгерүчеләрне һәм җанатарларны иҗат коллективларының күңел ачу номерлары һәм Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортыннан иҗат коллективларының концерты көтә.
Гаризаны 29 апрельдә 13:00 дән 16:00 гә кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендәге мандат комиссиясенә бирергә мөмкин. Эстафета турындагы мәгълүматны «Спортивная Казань» телеграм каналында күзәтергә мөмкин.
7,4 млн сумлык бүләк фонды булган Казан марафоны 3 һәм 4 май көннәрендә узачак. Аның маршруты Татарстан башкаласының истәлекле урыннарын колачлаячак һәм шәһәрнең тарихи өлешенә – Иске Татар бистәсенә кагылачак. Марафонның йолдызлы кунаклары арасында – Россиянең гамәлдәге чемпионнары Луиза Дмитриева һәм Алексей Реунков. Алар Казан марафоны кысаларында узачак марафон буенча Россия чемпионатында катнашачак.
Казан марафонына 24 илдән 31 меңнән артык кеше теркәлгән инде. Быел барлыгы 33 мең йөгерүче көтелә. Рәсми сайтта 28 апрельгә кадәр теркәлергә мөмкин.
Катнашучыларга дүрт йөгерү дистанциясе тәкъдим ителә. Өлкәннәр өчен 3, 10, 21,1 һәм 42,2 чакрымлык король дистанциясе, ә балалар өчен – 40, 300 һәм 600 метр. Җанатарлар өчен марафон маршруты буенча 100 куәтләү ноктасы оештырылачак. Оештыруга 600 волонтер җәлеп ителәчәк
Узган ел Казан марафоны Россия һәм БРИКС илләре йөгерешләре лигасына керде.