В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26 майдан 26 июньгә кадәр Казанда 165 мәктәп яны лагере эшләячәк. Аларда 8-13 яшьлек 19 мең бала ял итәчәк. Ата-аналарга юллама 817 сумга төшәчәк, ә ял итү бәясе 5 449,8 сум тәшкил итә. Аерманы Татарстан бюджеты субсидияли. МХОдә катнашучыларның балалары лагерьларга бушлай йөриячәк.
Быел мәктәп лагерьлары программасы Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Балалар өчен тематик мастер-класслар, Бөек Ватан сугышы турында фильмнар күрсәтү, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, шулай ук хәрби-спорт уеннары һәм конкурслар оештырыла.
827 югары сыйныф укучысы мәктәпнең хезмәт бригадаларында үзләренең беренче акчаларын эшли алачак. Яшүсмерләр мәктәп яны территорияләрендә һәм биналар эчендә 13 көн 3-5 сәгать көчләре җитәрлек эшләр эшләячәк. 14-15 яшьлек яшүсмерләргә – 7 553,14 сум, 16-17 яшьлек балаларга 8 632, 73 сум хезмәт хакы түләнәчәк.
Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 1 июньнән 30 августка кадәр кыска вакытлы төркемнәр эшләячәк, ә андагы спорт һәм ял итү мәйданчыклары көндез һәм кичен ачык булачак.