В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Совет районында 2022 елда капиталь ремонт кысаларында 43 йорт ремонтланды. Быел 44 йортта капиталь ремонт планлаштырылган, аларда 13 меңнән артык кеше яши. «Безнең ишегалды» программасы буенча 51 ишегалды ремонтланачак, узган ел 61 ишегалды яңартылды.
2022 елда Совет районының 28 км озынлыктагы 22 урамы ремонтланды. Шуларның 14 е – торак массивлардагы урамнар. 15 торак массивта 1766 яктырткыч һәм 706 ут баганасы урнаштырылган, бу 34 км урамны яктыртырга мөмкинлек бирде. Торак массивларның социаль инфраструктурасы да үсә. Узган ел Константиновка поселогындагы Интернациональ урамында табиблар офисы файдалануга тапшырылды. Хәзер 2000 нән артык бала һәм 2000 гә якын өлкән кеше үзләре янында гына квалификацияле медицина ярдәме ала ала. Ә Чебаксадагы 2,5 меңнән артык кеше өчен быел гомуми практика табиблары үзәген төзү башланачак.
Актив эш торак массивларда гына башкарылып калмады. Узган ел район территориясендә 8 нче Март һәм Яңа Азино урамнары буенча «Ышаныч» үзәгенең 2 филиалы барлыкка килде: ачылганнан соң өч ай эчендә генә дә аларга 1500 дән артык кеше килде.
«Игелекле Казан» һәм «Казан ветераннар советы» өчен Сеченов урамындагы бинага капиталь ремонт ясау узган елның иң әһәмиятле проектларының берсе булды. Хәзер ул шәһәребезнең барлык битараф булмаган кешеләрен җыю урынына әверелде, хәйрия оешмалары һәм сәламәтлекләре чикле балаларның ата-аналары тарафыннан актив кулланыла.
Агымдагы елда Азино микрорайонында күпфункцияле мәдәни үзәк проектлау эшләре башланды, ул балаларга һәм өлкәннәргә үз сәләтләрен өй янында урнашкан учреждениеләрдә үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Светлая долина» паркының беренче чиратын төзү кысаларында узган ел Нокса елгасы буенда велосипед юллары, актив ял итү зоналары һәм сәяхәт өчен агач бизәкләр белән яр буе төзекләндерелде. Танкодром микрорайонында яшәүчеләр өчен «Төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы» скверын төзекләндерү кысаларында фонтанны реконструкцияләделәр һәм парк зонасын яктырттылар.
Быел паркның «Светлая долина» һәм «Весна» ТК янындагы икенче чираты төзелеше башланачак. Парк-бульварның гомуми озынлыгы 3 км дан артык. Ул әлеге участокны «Лето», «Грин» һәм «Весна» торак комплекслары белән тоташтырачак.
Узган ел Совет районы территориясендә 443 мең чәчәк, 10 меңнән артык агач һәм 5372 куак утыртылган.