В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Июнь аенда Казанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты буенча эшләр башлана. Программа кысаларында барлыгы тугыз объект яңартылачак. Аларның гомуми озынлыгы – 6,3 км. Атап әйткәндә, Гаврилов, Копылов, Заслонов, Галимҗан Баруди, Химиклар, Моисеев урамнарындагы, Ибраһимов проспектындагы участоклар, Отар торак массивындагы Центральная урамыннан «Иске Победилово торак массивы» тукталышына кадәрге юл, шулай ук Космонавтлар урамыннан Академик Арбузов урамына кадәр Себер тракты участогы төзекләндереләчәк.
Юл өлешләрендә асфальт-бетон өслек, тротуарлар яңартылачак, куркынычсызлык коймалары, юл билгеләре, тышкы яктырту челтәрләре һәм светофорлар урнаштырылачак.
Ел ахырына Казанда норматив хәлдә булган юллар өлеше 85% ка кадәр артачак. Бу, максатчан күрсәткеч буларак, «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты белән каралган.
БРИКС уеннарына шәһәрдә сигез урам участогын ремонтлау планлаштырыла. Казан теннис академиясе һәм «Буревестник» спорт комплексы буйлап Җиңү проспектында җирле юлларны яңарту буенча эшләр төгәлләнгән инде. Хәзерге вакытта Сыртланова, Гарифьянов урамнары участокларында, Сыртланова урамыннан Р.Зорге урамына кадәр Җиңү проспекты буенча, шулай ук Бокс һәм өстәл теннисы үзәге буйлап җирле юлларда, Үзәк стадион каршындагы һәм «Татнефть Арена» янындагы парковкаларда ремонт бара.
БРИКС саммитына шәһәрдә тагын 21 юл участогы яңартылачак. Н.Ершов урамындагы 8 нче йорт янында тротуар һәм парковка төзекләндерелгән. Хәзер эшләр бер үк вакытта алты объектта алып барыла, алар арасында Карл Маркс, Батурин, Чистай, Уң як Болак һәм Сул як Болак, Һади Такташ урамнары, Миллениум күпере бар.
Быел Идел буе районындагы «Островок», «Мечта», «Ивушка», «Табигать», «Автомобилист», «50 лет Победы», «Кварт» ЯАҖнең «Волга» бакчачылык ширкәтләренә һәм Авиатөзелеш районындагы «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖнең 6 нчы коллектив бакчасына керү юлларында асфальт өслек яңартылачак. Алты ел эчендә Казанда 26 бакчачылык ширкәтенә 17 керү юлы төзелде. Аларның гомуми озынлыгы 22 километрны тәшкил итә.
Агымдагы елда ТР башкаласында барлыгы 40 юл участогы ремонтланачак. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә Музыкальная урамыннан М7 «Волга» трассасына кадәр Горький шоссесын реконструкцияләү һәм Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр Вознесенский трактатын төзү дәвам итә.
Моннан тыш, хәзерге вакытта берничә юл реконструкцияләнә. Мәсәлән, Универсиада проспектыннан Вишневский урамына төшү юлы ике полосага кадәр, Туфан Миңнуллин, Һади Такташ һәм Нурихан Фәттах урамнарындагы юл өлешләре дүрт полосага кадәр киңәйтелә.
Константиновка поселогында Вертелевка елгасы, Кадыш поселогында Солонка елгасы аша салынган күперләрне реконструкцияләү башланды. Күперләрдә терәк конструкцияләр алыштырылачак, тротуарлар булдырылачак, яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылачак.