В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген, 10 июньдә, Казанга БРИКС спорт уеннарында катнашучыларның күбесе киләчәк. Бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика буенча финалларга билетлар сатылып беткән инде.
Казандагы БРИКС спорт уеннарында дөньяның 93 иленнән 5 меңгә якын спортчы һәм 1,5 меңгә якын рәсми зат катнашачак. Спортчылар Универсиада авылында яшәячәк, ә клиент төркемнәрен шәһәрнең 16 кунакханәсендә урнаштыру планлаштырыла. Ярышларны ачу тантанасы 12 июньдә «Казан Экспо» ХКЗның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында булачак.
Ярышлар 17 объектта 27 спорт төре буенча узачак. Россияне 1 меңнән артык спортчы тәкъдим итәчәк, алар арасында дистәләгән спорт йолдызы да бар. Җыелма команда составына Казан спортчылары да керде: спорт гимнастикасы буенча Россиянең абсолют чемпионы Даниел Маринов, йөзү буенча Россия чемпионы Софья Дьякова, рапирада фехтование буенча олимпия чемпионы Марта Мартьянова, ирекле көрәш буенча халыкара чемпионатлар призеры Светлана Липатова, җиңел атлетика буенча ил беренчелеге призерлары Юлия Сохацкая һәм Рамилә Вәлитова, Олимпия уеннарында катнашучы һәм академик көрәш буенча Европа чемпионатлары призеры Артем Косов һәм башкалар.
Барлык спорт объектларында да масштаблы капиталь ремонт үткәрелгән.
Үзәк стадион тулысынча яңартылган, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге нык үзгәргән, ишү каналы, Су спорт төрләре сарае тулыландырылган. Көрәш сараенда, Теннис академиясендә, ат спорты комплексында, Универсиада авылында һәм башка объектларда зур күләмдә ремонт эшләре төгәлләнгән.
Ярышлар вакытында катнашучылар һәм кунаклар өчен мәдәни программа оештырылачак: концертлар, фестивальләр һәм музейлар, Универсиада авылында көндәлек күңел ачу программасы һәм Казан буенча экскурсия. БРИКС уеннарын оештыруга һәм үткәрүгә 2 мең волонтер җәлеп ителәчәк.
Ярышлар кысаларында 22 июньнән 23 июньгә кадәр Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты һәм ИТ-парк базасында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы узачак.
БРИКС уеннарын ябу тантанасы 23 июньдә Сабантуй милли бәйрәменә туры китереләчәк.
Ярышлар җәдвәле БРИКС Уеннарының рәсми сайтында һәм BRICS Sports Games Kazan мобиль кушымтасында бар. 23 апрельдә билетлар сату башланганнан соң, 100 мең билетның 25 меңнән артыгы сатылган.
Ярышларны трансляцияләү Уеннарның рәсми тапшыручысы «Матч ТВ» телеканалында һәм БРИКС Уеннарының рәсми сайтында оештырылачак.