Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 10:25

Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү декабрьдә төгәлләнә

«Экология» милли проектының «Идел елгасын яхшырту» федераль проекты кысаларында Казанның биологик чистарту корылмаларын (КБЧК) реконструкцияләү төгәлләнә. Яңарту 7,5 млрд сумлык чаралар үткәрүне үз эченә ала. 6,1 млрд сумы (81%) федераль бюджеттан, калган 1,4 млрд сумы (19%) –– ТР бюджетыннан алынган.

Эшнең заказчысы –«ГИСУ РТ» ДКУ, генераль подрядчы – «ВТС» ҖЧҖ, проектчы – «Гипрокоммунводоканал» ҖЧҖ.

Бүгенге көнгә 28 объектта эшләр тәмамланган, алар инде файдалануга тапшырылган. Болар: суны беренчел һәм икенчел тондыру җайланмаларының бер өлеше, аэротенклар, ком тоту җайланмасы, ике бинаның берсенең рәшәткәләре һәм башка корылмалар. Икешәр өстәмә аэротенк һәм икенчел суны тондыру җайланмасы, биш ләм насос станциясе, комны сусызландыру бинасы төзелгән, һава чистарту җайланмалары, трансформатор подстанциясе һәм инженерлык челтәрләре монтажланган. Реконструкциянең беренче этабы кысаларында эшләр барган корылмалар файдалануга тапшырылган.

Бүгенге көндә икенче этап корылмаларын – рәшәткәләр бинасы, ком тоту җайланмалары, беренчел һәм икенчел суны тондыру җайланмалары, аэротенклар һәм башкаларны яңарту дәвам итә. Реконструкция кысаларында барлыгы 64 объект ремонтланачак һәм төзеләчәк, икенче этап эшләре 97% ка үтәлгән.

Казанның биологик чистарту корылмалары реконструкциясен декабрьдә тәмамлап, файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Реконструкция кысаларында уздырыла торган чаралар чистарту сыйфатын яхшыртырга һәм Иделгә пычрата торган матдәләр чыгару күләмен киметергә, шулай ук технологик җиһазларны заманча һәм энергетик яктан нәтиҗәлегә алыштырып, аларны реконструкцияләү юлы белән барлык корылмаларның тузуын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанның биологик чистарту корылмалары реконструкциясе 2021 елдан башкарыла.

Шәһәрнең экологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән икенче проект – ләм кырларын рекультивацияләү. 100 гектардан артык мәйданлы система 2021 елдан бирле тулаем кулланыштан чыгарылган. Аны рекультивацияләү «Тупланган экологик зыян объектларын бетерү» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Барлыкка килгән барлык ләм утырмасын 2022 елда төзелгән термомеханик эшкәртү цехында эшкәртелүгә җибәрәләр. 2024 елда алынган гранулят йөз процент күләмендә биоягулык сыйфатында Мордовиядәге «Евроцемент» цемент заводына сатылган.

Барлык пресс-релизлар