Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 09:05

Казанда муниципаль парковкаларның популярлыгы 65% ка арткан

Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучылар саны арта. 2022 елда шәһәр паркингында машина кую сессияләре өчен түләү 65% ка артты. Түләүләр суммасы 125,9 млн сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга күбрәк. Муниципаль паркингта дәүләт номерлары булмаган килеш калдырылган автомобильләрне блокировкалаганнан соң күрсәткеч арткан. Әлеге төр хокук бозулар буенча узган ел барлыгы 403 беркетмә каралган, ә салынган штрафларның суммасы 387 мең сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, Казанның муниципаль парковкаларында дәүләт номерларыннан башка калдырылган машиналарда тәгәрмәч блокираторларын 2021 елның декабреннән урнаштыра башладылар. Җайланмада контакт-үзәкнең телефон номеры күрсәтелә, ә автомобильнең тәрәзәсендә тәгәрмәчне блокировкалау турында хәбәр урнаштырыла.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Казанда муниципаль парковкаларда автомобильләрдән дәүләт номерларын салдыручылар саны 4,5 тапкыр кимегән, ә буш урыннар саны уртача 30% ка арткан.

Барлык пресс-релизлар