Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2024, 08:24

Җәен ТР башкаласының сәламәтләндерү лагерьларында 36 меңнән артык бала ял иткән

Җәен Казанның савыктыру лагерьларында 36,7 меңнән артык бала ял иткән. Балаларны 157 мәктәп яны һәм 26 шәһәр яны сәламәтләндерү лагере, 157 хезмәт һәм ял лагере, «Галактика балалары» палаткалы лагере кабул итте. Бу җәйдә «Ял» үзәге шәһәрнең Мәшгульлек үзәге белән берлектә беренче тапкыр әйдәманнар ярдәмчеләрен эшкә урнаштыру проектын эшләтеп җибәрде. 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге 24 яшүсмер «Восток», «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларында эшләгән.

Җәй көне шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында СВОда катнашучыларның 1137 баласы бушлай ял иткән, ә кышкы һәм язгы каникулларда – 61. Алар өчен ял көзге каникул вакытында да оештырылачак.

Ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның башка категорияләренә дә игътибар бирелә. «Восток» лагеренда 30 июльдән 8 августка кадәр 107 тәрбияләнүче балаларга һәм өлкәннәргә «Синең файдага» һәм Светлана Изамбаеваның «Нестрашно» хәйрия фондлары ярдәмендә «Менталь сәламәтлек» программасы буенча смена узды. «Заречье» лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 25 бала «Медиа пора» профиль сменасында катнашты. «Галактика балалары» палаткалы лагеренда социаль куркыныч хәлдә булган 125 бала ял иткән.

Лагерьларда экологик җаваплылыкны формалаштыру өчен быел пластик стаканнардан баш тарттылар, икенче чималдан эшләнмәләр, экологик уеннар, квестлар һәм квизлар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. «Якты җәй» фестиваленең экологик этабында һәр лагерь икенче чимал һәм табигый материаллар кулланып әзерләнгән үз проектын тәкъдим итте.

Барлык пресс-релизлар