В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гариза кампаниясе 24 ноябрьгә кадәр озайтылды. Конкурс 30 яшькә кадәр аспирантлар, ординаторлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре арасында, вузлар һәм ссузлар көндезге уку рәвешендәге студентлар арасында уздырыла.
Быел бәйге 30 тапкыр уздырыла. Бу чорда Татарстан башкаласының 7000нән артык кешесе катнашкан, ә 1000нән артык студенты һәм аспиранты җиңүче булган.
Бәйге берничә этапта уза. Гаризалар электрон форматта кабул ителә. Декабрь башында эксперт комиссиясе каршында проектны яклауны күздә тота торган бәйгенең чираттагы этабы узачак.
Барлыгы 38 җиңүче игълан ителәчәк, аларны стипендияләр белән бүләкләячәкләр. Әйтик, аспирантлар, клиник ординаторлар 50 мең сум, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары – 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары – 30 мең сум алырга мөмкин.
Бүләкләү Казан Ратушасында шәһәр мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм мактаулы кунаклар катнашында узачак.
Бәйге турында мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин.