Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2024, 11:30

БРИКС саммитына 9 мең кеше яши торган 39 йортның фасадлары ремонтланачак

БРИКС саммитына Казанда 9 мең кеше яши торган күпфатирлы 39 йортның фасадларын ремонтлаячаклар. Эшләр, торак фондын капиталь ремонтлау программасыннан тыш, өстәмә рәвештә башкарылачак.

Йортларның дүртесе – мәдәни мирас объектлары (Пушкин урамы, 58 нче йорт, Лобачевский урамы, 12/32 нче йорт, Большая Красная урамы, 59 нчы йорт, Театр урамы, 5 нче йорт), өчесе – шәһәрне формалаштыручы, шул ук вакытта тарихи кыйммәткә ия объектлар (Н.Назарбаев урамы, 35 нче йорт, 1 нче корпус, Кремль урамы, 23 нче йорт, Сул як Болак урамы, 42/2 нче йорт).

Моннан тыш, Н.Назарбаев урамындагы 35 нче йортның 1 нче корпусында, Вишневский урамындагы 3 нче йортта, Н.Ершов урамындагы 4/2 нче йортта яшәүчеләр, яңартылган фасад белән бергә, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән территорияле дә булачак.

Барлык 39 йорт буенча аукцион узган. Генераль подрядчы оешма – ТРның «Татлизинг» ДУП. Эшләрнең заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, төзелеш контроле дә аның тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Эшләргә 12 субподрядчы оешма җәлеп ителгән. Ремонт 20 йортта башланган. Фасадларны 1 нче июньгә яңарту планлаштырыла.

Моннан тыш, су һәм җылылык белән тәэмин итү, су чыгару челтәрләренең 14 участогы ремонтланачак. Бу максатларга 602 млн сум акча бүлеп бирелгән. Авария хәлендәге участокларда челтәрләрне алыштыру шәһәрдә коммуналь системаның ышанычлылыгын арттырачак.

БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты вакытында коммуналь комплексның барлык оешмалары тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән режимда кизү торуга күчәчәк. Ремонт эшләрен кыска вакыт эчендә башкару өчен кирәкле материаллар, җиһазлар һәм реагентлар запасы тулы күләмдә комплектлаштырылган.

Халыкара чаралар уздыру чорында кулланучыларны коммуналь ресурслар белән тәэмин итүне вакытлыча чикләүне күз алдында тоткан планлы эшләр башкарылмаячак.

БРИКС уеннары объектларын электр белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында атна саен штаблар үткәрелә. Барлык спорт объектлары да электр энергиясе белән ике чыганактан тәэмин ителәчәк. Бу, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкканда, өч-биш секунд эчендә резерв линиягә күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Кайбер объектларда электр белән тәэмин итүнең бәйсез чыганаклары бар.


Барлык пресс-релизлар