В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда агымдагы елның тугыз аенда сәнәгать җитештерүе индексы 108,8% тәшкил итте. Сәнәгать продукциясенең төп төрләре буенча шәһәр предприятиеләре тарафыннан үзләре җитештергән товарлар төяп җибәрелгән, 441 млрд сумлык эшләр һәм хезмәтләр башкарылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 8% ка артык.
Машина һәм җиһазлар (2,2 тапкыр), дару чаралары һәм материаллар (64,2% ка), кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр (62,1% ка), резина һәм пластмасса эшләнмәләр (25,6% ка ), шулай ук азык-төлек продуктларын (20,4% ка) җитештерү сизелерлек үсеш күрсәтте.
«Вакууммаш АҖ, КМПО, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Казанкомпрессормаш» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Палп-Инвест» ҖЧҖ, «Данафлекс» ЯАҖ һ.б. яхшы үсеш күрсәтә. Нигездә, бу – җиһазларны алыштыру һәм яңа продукция чыгару хисабына төп чараларны модернизацияләгән, шулай ук логистик тәэмин итү чылбырларын җайга салган предприятиеләр.
Чит ил компанияләренең санкцияләр басымы һәм китүе үзебездә эшләнгән җиһазлар һәм комплектлаучылар өчен, шул исәптән «Казаноргсинтез», «Казан вертолет заводы», «Нәфис косметикс», «Казан авиация заводы» һәм «Элекон» заводы өчен стимул булды.
Казан авиация заводында Ту-214 самолетларын җитештерү старт алды, аларны коммерцияле рәвештә авиакомпанияләр өчен әзерләүне 2024 елда башлау планлаштырыла.
Казан вертолет заводы 2023 елда «Ансат» йөк пассажир вертолетлары буенча импортны алыштыру программасын тәмамларга ниятли.
«Нәфис Косметикс» компаниясе агымдагы елның беренче яртыеллыгында савыт-саба юу чаралары базарга чыгару буенча, чит ил көндәшләрен узып, беренче урынны алды. Россиядә компаниянең әлеге категориядәге өлеше 35% ка җиткән. 10 ел эчендә компаниянең җитештерүне модернизацияләүгә керткән инвестицияләренең гомуми суммасы 3,3 млрд сум тәшкил иткән.
Казанның эре һәм урта предприятиеләре җәлеп иткән инвестицияләрнең гомуми күләме 63,4 млрд сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата 123,8% тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта төп капиталга кертемнәр 86,6 млрд сум булган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 17,5% ка артыграк.
98% тәшкил иткән инвестицияләрнең иң зур өлеше төзелешкә һәм милек белән операцияләргә җибәрелгән. Нәтиҗәдә, «Төзелеш» эшчәнлек төре буенча башкарылган эшләр күләме эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан 49,1 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 38,7% ка артыграк, ә торак тапшыру буенча Казан, узган ел дүртенче урыннан икенчегә күчеп, Россиянең эре шәһәрләре арасында үз позицияләрен яхшырткан.
Тугыз ай эчендә Казанда 709,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. 6766 уңайлыклары булган яңа фатир һәм 2038 шәхси торак йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды.