Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2021, 10:05

Уңайлы Казан: яңа инклюзив ял үзәкләре, үзенчәлекле балаларның әниләре өчен фитнес һәм фильм премьерасы

1-нче декабрьдә Казанда Инвалидлар декадасы старт ала. Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концертлары Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә санитар таләпләрне үтәп узачак.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» Республика сәнгать иҗат фестивале видеоформатта үткәрелә: хәзер онлайн уза торган сайлап алу турлары тәмамланып килә, ә декабрьдә концертны видеога яздыру булачак.

Искәртәбез, бүген Казанда 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308-е – балалар. Казан мәктәпләрендә 1011 инвалид бала һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 703 бала укый. 678 кеше өйдә индивидуаль белем ала. Казанның 45 база мәктәбе инклюзив система буенча эшли. Балалар бакчаларында сөйләм, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты, интеллект һәм психик үсешендә тоткарлыклар булган, шулай ук шикәр авыруы һәм аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен коррекцияле билгеләнештәге 655 төркем эшли. Соңгы елларда Казанда 778 педагог һәм 78 тәрбияче белем алды, ә 287 педагог үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен яңадан әзерлек курслары үтте. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән 700-дән артык бала шөгыльләнә.

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә инклюзив ял үзәкләре ачыла. Кол Гали урамы, 10-нчы йортта урнашкан «Перемена» ял үзәгендә чүлмәк ясау осталыгы, агач эше, керамика, кулинария юнәлешләре эшләячәк, шулай ук үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче әниләр өчен фитнес ачылачак. Ә «Әкият» театры бинасында урнашкан үзәктә театр эшенә, робототехникага һәм программалаштыруга өйрәтәләр.

Шәһәрдә уңайлы мохит картасын булдыру өстендә эшләү кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен керү һәм хәрәкәт итү өчен кирәкле 7 параметр буенча 257 социаль өлкә объекты тикшерелде, аерым әйткәндә: инвалидлар өчен парковка, персоналны чакыру төймәсе, инвалид коляскасында керү мөмкинлеге, автомат ишекләр, лифт, санузел һәм бинада инвалид коляскасында хәрәкәт итү мөмкинлеге. Әлеге мәгълүмат Яндекс.Картада. билгеләнгән.

«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының ялгызы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әниләр өчен каралган «Социаль няня» проекты кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче 74 әнигә ярдәм күрсәтелә. Ә 25-нче ноябрьдә «Игелекле Казан» волонтерлар өчен ишарә теле курсларын башлап җибәрде. Соңырак курслар барлык теләүчеләр өчен эшләячәк.

Ресурс сыйныфында аутист балалар белем ала торган 86-нчы номерлы мәктәп «Просто другие» оешмасы белән берлектә «Пазл» медиапроектын башлап җибәрә. Анда укучылар үзләре яшьтәшләренә аутизм турында сөйләячәк. Проект «Титры» инклюзив кино мәктәбе мәйданчыгында тормышка ашырыла, анда аутистик спектрында тайпылышлары булган балаларны кино сәнгатенә өйрәтү буенча сынау программасы эшли. Кичә «Титры» инклюзив кино мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан барлыкка килгән һәм бертуган Люмьерларга багышланган «Дебют» дип аталган фильмның премьерасы булды.

Белешмә

Шәһәр китапханәләре фондында Брайль шрифты белән 300-дән артык китап бар. Начар ишетүчеләр өчен индукцион тавыш көчәйткечләр урнаштырылган. Үзәк китапханәдә күрмәүче инвалидлар өчен персональ компьютерлар, шулай ук капшап беләнә торган Брайль дисплейлары урнаштырылган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 62 укучы даими рәвештә Үзәк китапханәнең әдәби чараларына йөри.

Казанның 17 мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 81 бала 24 юнәлеш буенча шөгыльләнә. Бу – декоратив-кулланма сәнгать, вокал, сынлы сәнгать, хореография, театр сәнгате, өстәл уеннары студиясе һ.б. Тьютор-педагоглар булып 24 белгеч эшли.

«Подросток» клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 59 бала шөгыльләнә. Алар актерлык осталыгы, вокал, рәсем сәнгате секцияләренә йөриләр, бию һәм театр студияләрендә шөгыльләнәләр, шахмат уйныйлар, инглиз телен һәм башкаларны өйрәнәләр.

Шәһәрнең дүрт театрында (Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Камал театрында, «Әкият» курчак театрында һәм Казан яшь тамашачылар театрында) 16 спектакль күрмәүчеләр өчен җайлаштырылган.

Барлык пресс-релизлар