Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2024, 08:45

Казанда 9 нчы май: тарихи техника парады, Дмитрий Певцов катнашында концерт һәм бәйрәм салюты

9 нчы майда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары гөрләячәк. Бу көнне Җиңү парады, концертлар узачак, тематик мәйданчыклар оештырылачак. Меңьеллык мәйданында иртәнге һәм кичке чараларда Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов чыгыш ясар дип көтелә. Көн бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, шулай ук Җиңү паркында Мәңгелек ут янына, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланачак.

9:30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында төп программага старт бирелә. 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника парады узачак. Парадта 2,5 меңнән артык кеше, шул исәптән хәрбиләр, курсантлар, хәрби кафедралар студентлары, кадетлар, яшь армиячеләр һәм суворовчылар катнаша.

Мәйдан буйлап легендар Т-34 һәм ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, йөзүче ПТ-76 танкы, бронетранспортерлар, БМ-13 «Катюша» һәм башка техника үтәчәк.

Бәйрәм Казанның җыелма хоры башкаруында «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән композиция белән тәмамланачак.

Җиңү паркында бәйрәм чаралары 11:00 сәгатьтә яшь армиячеләр һәм укучыларның хокук саклау отрядлары парады белән башлана. Соңрак «Җиңү фанфаралары» балалар фестивале гала-концертын һәм иң яхшы балалар һәм яшьләр оркестрлары чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булачак. Көн дәвамында паркта төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк.

18:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында кичке программа планлаштырыла, анда сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук шәһәрнең җыелма хоры чыгыш ясаячак. Җиңү көне 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Барлык пресс-релизлар