В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгеннән Казанда «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия проектының төбәк сайлап алу турларында җиңүче 99 кеше өчен финал, мастер-класслар һәм танып белү чаралары узачак. Авыр тормыш хәленә эләккән балалар өчен фестиваль Казанда 2017 елдан шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән үткәрелә.
21 нче сентябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә гала-концерт узачак, анда фестивальдә катнашучылар белән бергә Игорь Крутой, Лариса Долина, Дима Билан, Сосо Павлиашвили чыгыш ясаячак. Концертны алып баручылар Анна Янкина һәм Вадим Такменев булачак.
«Игелекле дулкын» фестивале өчен махсус рәвештә Россия йолдызларының фестивальдә катнашучылар белән уртак номерлары, якты вокаль партияләр, гадәти булмаган дуэтлар, төсле бию шоулары һәм креатив видеопроекцияләр әзерләнгән.
Концертка авыр язмышлы гаиләләр, авыр тормыш хәленә эләккән балалар, «Игелекле Казан» карамагындагы оешмалар чакырылачак.
Быел «Игелекле дулкын»да катнашу өчен бөтен Россиядән 1500 дән артык бала гариза җибәргән, алар арасында – ятим балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләреннән балалар. Региональ сайлап алу турлары Казанда, Ярославльдә, Мәскәүдә, Краснодарда, Кемеровода, Екатеринбургта, Новосибирскида һәм Севастопольдә уңышлы узды. Катнашучылар үз осталыкларын өч иҗади юнәлештә күрсәтәләр: вокал, инструментта уйнау һәм хореография, шул исәптән ишарәләр телендә җырлау.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» фестивале бишенче ел рәттән Мәдәни инициативалар президент фонды, ТР Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы ярдәме белән уздырыла. Фестивальнең оештыручылары булып ТР башкаласы Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр музыка академиясе тора.