В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзәк бәкедә суны 20:00 сәгатьтә изгеләндерәчәкләр, әлеге йоладан соң 22:00 сәгатьтән 19 гыйнвар көнне 22:00 сәгатькә кадәр изге суда коенырга була
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 18 гыйнварда, Казанда православие динен тотучылар Спас Нерукотворный гыйбадәтханә-һәйкәле янындагы үзәк бәкедә изгеләндергән суга чумып чыга ала. Шәһәр халкы өчен Хач ману йоласы буенча су коену өчен барлыгы алты мәйданчык әзерләнә – 19 гыйнвар көнне 10:30 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр бәкеләрдә изге суда коенып булачак.
Спас Нерукотворный гыйбадәтханә-һәйкәле янындагы бәке үзәк мәйданчык булачак. Әлеге изге йолада катнашучылар өчен уңайлыклары булган коену урыны, чишенү бүлмәләре, шулай ук кайнар чәй һәм тәм-томнар каралган. Территориядә коткаручылар, табиблар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү торачак.
Изге Хач ману бәйрәме көнне, 19 гыйнварда, православие динен тотучылар түбәндә күрсәтелгән сулыклардагы һәм храмнар янындагы бәкеләрдә изге суда коена ала:
Ферма шоссесы ягыннан Югары Кабан күлендәге бәке (кафе янында);
Югары Кабан күлендә Борисково урамында урнашкан 54 йорт янында;
Идел елгасында, Красная Горка торак массивындагы Идел буе урамы, 32 йорт адресы буенча урнашкан Никольск чиркәве янында;
Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храм янындагы «Живоносный источник» бәкесе (5 нче Кадыш урамы,12);
Газап чиккән Изге Евдокия храмы янындагы бәке (Федосеев урамы, 46).