В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче чара иртәгә 17:30 сәгатьтә башлана
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 6 майда, Бөек Җиңүгә багышланган концерт 17:30 сәгатьтә «Җәлил» яшүсмерләр клубында (Хәйруллин урамы, 5) үткәрелә, сәгать 18:00 дә патриотик чара «Арена» клубында (Симонов урамы, 6) оештырыла.
Пәнҗешәмбе көнне, 7 майда, Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты 16:00 сәгатьтә «Сандугач» клубында (Гагарин урамы, 77б) үткәрелә. 8 май көнне казанлыларны 18:00 сәгатьтә «Талантика» клубында (Окольная урамы, 94 йорт, 1 корп.) көтәләр, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Шулай ук бу атнаның җомгасында, 8 май көнне, Казанның берничә яшүсмерләр клубында Җиңү көне алдыннан төрле остаханәләр оештырыла. Яшь шәһәрлеләр шәм, истәлекле күкрәк билгесе, тасмалардан түштамга, картина ясый, автоматны сүтеп җыюда катнаша ала.