В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казан мәйданнарында велосипед саны 270 кә җитәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
17 апрельдә Казан урамнарында «Яшел шәһәр» хезмәтенең велосипедны прокатка бирү сезоны ачыла. Быел велосипедлар санын 80 данәгә арттыралар, әлеге транспорт чарасының гомуми саны 270 кә җитәчәк. Велосипедны прокатка алуны, файдаланган өчен түләүне «Яшел шәһәр» хезмәтенең уңайлы кушымтасын кесә телефонына йөкләп башкарырга була.
Электр самокатларын прокатка бирү сезоны 14 апрельдә ачылды. Узган елда шәхси мобиль чараларын куллану буенча кертелгән чикләүләр быел да гамәлдә кала, берничә үзәк урамнарында самокатларны куеп калдыру тыелган.
Исегезгә төшерәбез, 25 апрельдә Казансу яр буенда «Крути вдоль реки» («Яр буйлап педалеңне әйләндер») дип аталган велосипедта йөрергә яратучылар узышы була. Бу чара велосипед сезонын ачып җибәрү өчен оешытрылган. Катнашучыларга спорт күнегүләре, экстрим-шоу, иң кызыклы костюмга конкрус әзерләнгән, шулай ук транспорт чарасын техник яктан төзек булуын тикшерәчәкләр.