Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2025, 17:05

Казанда СИБУР компаниясе R&D-үзәкнең ике корпусын төзеп бетерде

2026 ел башыннан үзәкләрдә эчке эшләр башланачак

Фото «СИБУР – Холдинг» гавами акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә

Казанда фәнни-тикшеренү үзәге һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәге биналарын төзү эшләре тәмамланды. Эшләрне «СИБУР – Холдинг» гавами акционерлык җәмгыяте компаниясе башкарган.

Төзелеш эшләре барышында фасадлар пыяла җайланмалар белән төрелгән, түбә ябылган, ике корпусның да җылылык контуры эшләнгән, шулай ук җылылык җибәрелгән. 2026 ел башында эчке эшләрне башкару планга кертелгән. Эчке эшләр өчен заманча синтетик материаллар нигезендә төзелеш элементлары кулланылачак. «Без проектның төп этапларын график нигезендә төгәллибез. 2026 елның җәендә без үзәкне җиһазлар белән тәэмин итә башлаячакбыз, ә инде 2027 елның беренче кварталында яңа мәйданчыкта фәнни-тикшеренү эшләнмәләренә старт биреләчәк», - диде СИБУР инновацияләр фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Илназ Зарипов.

Әлеге эшләр белән беррәттән җайланмалар һәм материаллар сатып алу буенча контрактлар имзаланган. Локальләшү дәрәҗәсе 70 проценттан артып китә – бу илнең мондый дәрәҗәдәге R&D-объектлары өчен иң югары күрсәткечләрнең берсе. 20 дән артык Россия компаниясе үзәкләрне махсуслаштырылган стендлар, реактор җиһазлары, термостатлаштыру җайланмалары һәм лаборатория инфраструктурасы элементлары белән тәэмин итәчәк. Исемлеккә идән өслеге, су белән тәэмин итү һәм җылыту өчен полимер торбалар, полимер изоляцияле кабельләр һәм югары сыйфатлы һәм озак вакытлы эксплуатацияләү срогы булган HPL-панельләр кертелгән.

Барлык яңалыклар