В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге киңлекләргә транспорт чараларын бушлай куеп калдыру Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Бу елгы 8 март якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә, шуңа бәйле рәвештә бәйрәм ялларында шәһәр парковкаларына автомобильләрне куеп калдырган өчен түләү алынмаячак.
9 мартта шәһәрнең җәмәгать транспорты шулай ук ял көне графигы буенча йөриячәк – хәрәкәт интервалы артачак. Транспорт комитетында башкала халкыннан үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ял һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар бушлай эшли. Эш көннәрендә муниципаль парковка хезмәте өчен 8:00–19:00 вакыт аралыгында түләргә кирәк.