Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2026, 11:56

Казанда җәй башына кадәр муниципаль парковкалар өчен гибрид түләү кертеләчәк

2025 елда шәһәр халкына кушымталардагы хаталарны мөстәкыйль төзәтү мөмкинлеге булдырылды

Денис Гордийко фотосы

Казанның муниципаль парковкалар системасы җәйгә кадәр түләүнең гибрид моделенә күчәчәк. Алда торган үзгәрешләр хакында Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Хезмәттән файдалану өчен мондый төр түләүне кертү темасын «КПРФ» фракциясе депутаты Марк Комаров күтәрде. Ул искәрткәнчә, шәһәр хакимияте яңа системага күчүне элегрәк игълан иткән булган, әмма әлеге механизм хәзерге вакытка кадәр эшләтеп җибәрелмәгән. Депутат проектны гамәлгә ашыруның нинди стадиядә булуы белән кызыксынды.

Мэр программа белән тәэмин итү эшенең финишка чыгуын раслады. 2025 елда мобиль шәһәр кушымталарының функционалы яңартылган: хәзерге вакытта кулланучылар көн дәвамында транзакция вакытында җибәрелгән хаталарны (мәсәлән, автомобильнең дәүләт номеры яки парковка зонасы номеры дөрес күрсәтелмәгән очракларда) мөстәкыйль төзәтә алалар.

Алдагы этапта түләүнең гибрид системасы кертеләчәк. Бу машина йөртүчеләргә машинаны куеп тору вакыты тәмамланганнан соң түләргә мөмкинлек бирәчәк, әлеге күренеш көтелмәгән тоткарлыклар аркасында штраф салуга чик куячак. Якынча план буенча, тәмамланган һәм түләнгән парковка сессиясенә төзәтмәләр кертү алгоритмы эшләнә: транспорт чарасын парковкага куеп калдыру яки парковка урыныннан кузгалып китү вакытын үзгәртү мөмкинлеге булдырыла. Әлеге гамәлне тәүлегенә бер тапкыр башкарып булачак.

«2025 елда без кушымталарның функционалын эшләп бетердек, һәм хәзер кулланучылар, мөстәкыйль рәвештә, хата ясап түләгән көнне, автомобильнең дәүләт номерын яки парковка зонасы номерын төзәтә ала. Алга таба парковка өчен түләүнең гибрид системасын кертергә ниятлибез. Мәскәү тәҗрибәсен игътибар белән өйрәндек. Әлеге эшкә материаль чаралар таләп ителә, без аларны эзлибез инде. Шуңа күрә бу елгы җәйгә кадәр мәсьәләне гамәлгә ашырырбыз һәм программа тәэминатын эшләп бетерербез дип өметләнәбез» - диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, яңа системага күчү – ул халыкның һәм депутатлар корпусының күпсанлы сорауларына җавап булып тора. Казанда гибрид модельне кертү муниципаль парковкалардан файдалану процессын үтә күренмәлерәк итәргә һәм техник хаталар яисә шул ук мизгелдә түләү мөмкинлеге булмау аркасында салынган административ штрафлар санын киметергә тиеш.

Фоторепортаж
Ратушада Казан шәһәре Думасының VI сессиясе уза
Барлык яңалыклар