Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2024, 10:08

Казанда 1 сентябрьдә шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 педагогик сыйныф ачылачак

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка проектны ТР педагогларының август киңәшмәсендә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов тәкъдим итте

Казанда бу уку елында шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 педагогик сыйныф ачылачак. Балалар профильле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәләр һәм гадәти мәктәп фәннәреннән тыш, педагогика, психология нигезләрен теориядә дә, гамәлдә дә өйрәнәләр. Бу хакта бүген Лаеш районының Усады авылында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе ачылыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Казанның яңа педагогик сыйныфы» шәһәр проекты 2022 елның 1 сентябрендә старт алды. Ул укытучы булырга теләгән укучыларга киләчәк һөнәрләренә ныграк чуму өчен тирәнтен белем алырга ярдәм итә. Укыту программасы Казан федераль университеты белән берлектә эшләнгән. Бүген аларда 1400 гә якын укучы белем ала.

Проектның партнерлары булып Казан һәм Татарстан югары уку йортлары – Казан федераль университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, ТИСБИ Идарә университеты һ. б.

«Мәктәп программасы профильле фәннәр белән тулыландырылды. Моннан тыш, укучылар өчен чараларны без кызыклы форматта уздырабыз. Мәсәлән, һөнәри пробалар, анда укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карыйлар, педагогик олимпиада, шулай ук «Укытучы — киләчәк һөнәре» форсайт – сессиясе, анда укучылар мәгариф системасындагы танылган шәхесләр һәм «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы финалистлары белән бергә киләчәк мәктәбен планлаштыралар, шулай ук «Акыллы уеннар» интеллектуаль квизлар лигасы», – дип сөйләде Ирек Ризванов.

Бу уку елында Кырымда «Ак Барс» балаларны савыктыру комплексы һәм «Байтик» балаларны савыктыру һәм белем бирү лагере базасында профильле сменалар үткәрергә планлаштыралар. Әлеге проект «Талантлар университеты» белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Анда ике йөзгә якын психологик-педагогик сыйныф укучысы катнашачак.

Казан проекты башка шәһәрләрдәге мәгариф идарәсе вәкилләрен кызыксындырды. Тәҗрибә уртаклашу өчен Ташкент, Якутия, Красноярск, Түбән Кама шәһәрләреннән коллегалар килде.

Моннан тыш, укытучылар көненә шәһәр мэры Илсур Метшин ярдәме белән Казан Мәгариф идарәсе ике номинация буенча грант конкурсы башлап җибәрде. Җиңүчеләр үз инициативаларын тормышка ашыру өчен 100 меңнән 1 млн сумга кадәр призлар алды. Бу Казан укучылары һәм укытучылары өчен ел саен бүләкләү булачак.
Барлык яңалыклар