Казан спортчысы Рамилә Вәлитова җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионаты призеры булган. Ул озынлыкка сикерүдә, шәхси рекорд куеп, бронза медаль яулаган, аның нәтиҗәсе – 6 м 48 см. Бу аңа БРИКС уеннарында катнашу өчен РФ җыелма командасына керергә мөмкинлек бирә.
Озынлыкка сикерүдә иң яхшысы дип Елена Соколова (Мәскәү, Белгород өлкәсе) табылган, аның нәтиҗәсе – 6 м 61 см. Икенче урында – Краснодар краеннан Екатерина Левицкая (6 м 56 см).
Рамилә Вәлитова БРИКС уеннарында катнашу өчен Россия җыелма командасына керде

Фото: физик культура һәм спорт комитеты

Казан спортчысы Рамилә Вәлитова җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионаты призеры булган. Ул озынлыкка сикерүдә, шәхси рекорд куеп, бронза медаль яулаган, аның нәтиҗәсе – 6 м 48 см. Бу аңа БРИКС уеннарында катнашу өчен РФ җыелма командасына керергә мөмкинлек бирә.

Озынлыкка сикерүдә иң яхшысы дип Елена Соколова (Мәскәү, Белгород өлкәсе) табылган, аның нәтиҗәсе – 6 м 61 см. Икенче урында – Краснодар краеннан Екатерина Левицкая (6 м 56 см).

Казанда Рамилә Вәлитова «Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсендә Олег Арбеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Россия команда чемпионаты Сочида бөтен ил спортчыларын берләштергән. Быел ул җиңел атлетлар өчен июнь аенда Казанда үтәчәк БРИКС уеннарына сайлап алу турниры кебек узган. Бу хакта РФ Җиңел атлетика федерациясендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк казанлы Даниел Мариновның БРИКС уеннарында спорт гимнастикасы буенча чыгыш ясаячак Россия җыелма командасы составына керүе турында билгеле булды. Команданың соңгы составы йомгаклау күнекмәләре җыены нәтиҗәләре буенча 23 нче майда расланачак.

Исегезгә төшерәбез, әлегә Уеннарда катнашучыларның төгәл саны билгеле түгел – ул көн саен яңартыла. Бүгенге көндә 60 илдән 5 мең кеше теркәлгән. Дәүләтләрнең җыелма командалары Казанның 18 спорт объектында 29 спорт төрендә көч сынашачак. Уеннарда рекордлы санда – 380 нән артык комплект медальләр уйнатылачак.

2024-05-22T11:13:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.