В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында Яңа ел каникулларында чүп ташу машиналарының 120 экипажы эшләячәк
Денис Гордийко фотосы
«ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең чүп җыю буенча төбәк операторы эшенә игътибар итәсе килә. Без ел саен бу хакта сөйлибез һәм бәйрәм көннәрендә чүп күләменең артуын аңлыйбыз. Димәк, чүп ташу машиналары саны һәм чистарту ешлыгы арттырылырга тиеш. Шулай ук идарәче компанияләр ярдәмендә чүп ташучы машиналарның контейнер мәйданчыкларына барып җитүен тәэмин итәргә һәм халыкка йорт чатлары һәм подъездлардагы белдерүләр аша хәбәр итәргә кирәк. Әлеге эшне мәҗбүри рәвештә алып бару сорала», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә калдыкларны вакытында чыгару коммуналь хезмәтләрнең иң мөһим бурычы булып тора. Идарәче оешмаларга контейнер һәм бункер мәйданчыкларына керү юлларын чистарту йөкләнде.
«Шәһәр халкына һәм шәһәребез кунакларына зур үтенеч – чүп ташучы машиналар юлын япмас өчен контейнер мәйданчыклары янында туктамасагыз иде», - дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул шулай ук Казанның төзекләндерү кагыйдәләре автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында куюны тыя, дип өстәде. Әлеге хокук бозу өчен 2 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төбәк операторы каты көнкүреш калдыклары чыгару өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең кизү торуын оештыра. Кызыксындырган сораулар белән +7(843)260-02-40 номеры буенча чүп чыгару колл-үзәгенә, @AppokmBot чат-ботына яки «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте телеграм-каналына мөрәҗәгать итәргә була.