Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2026, 09:06

Остаханәләр һәм шахмат турниры: бу атнада Казанның берничә яшүсмерләр клубында төрле чаралар оештырыла

Кайберләрендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Бу атнада Казан яшьләре өчен төрле остаханәләр уздырыла. Шәһәрлеләр картоннан самолет модельләре, картина, табигый күннән зур панно һәм Яңа ел символы, открытка һәм алкалар ясый, физик күнекмәләр дәресендә катнаша, йомшак пластилиннан фигура ясый, шулай ук шахмат турнирында көч сынаша ала.

Бүген, 13 гыйнвар көнне, «Зенит» яшүсмерләр клубында (Карбышев урамы, 33) картоннан самолет модельләре ясау остаханәсе оештырыла. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен +7(843)590-05-14 телефон номерына шалтыратып алдан язылырга кирәк.

Чәршәмбе, 14 гыйнварда, теләге булган һәр кешене тоемлау буенча рәсем ясау остаханәсенә чакыралар. Казан яшьләрен «Олимп» яшүсмерләр клубында (Чуйков урамы, 22) көтәләр. Остаханә эшендә катнашу өчен +7(927)037-40-57 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Дәрес 16:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә сәламәтлеге чикле балалар «Старт» клубында (Побежимов урамы, 53) зур панно ясый ала. Чарада катнашу өчен +7(927)039-87-01 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 15 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә «Алга» яшүсмерләр клубында (Мәүлетов урамы, 21) яшь казанлылар өчен табигый күннән Яңа ел символын ясау остаханәсе оештырыла. Катнашу өчен +7(843)598-04-76 телефон номерына шалтыратып алдан язылырга кирәк. 15:00 сәгатьтә «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) картонга чигү бизәкләре төшерелгән открыткалар ясау дәресе уздырыла. Теләге булган һәр кешене, +7(927)036-66-96 телефоны буенча теркәлү узганнан соң, дәрестә көтәләр. Шул ук вакытта йомшак пластилиннан эшләнмәләр ясау остаханәсе үткәрелә. Балаларны «Талантика» клубына (Окольная урамы, 94 1к) чакыралар. Чара 17:00 сәгатьтә башлана һәм анда катнашу өчен +7(950)321-62-19 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Татар халкының милли бизәкләре төшерелгән алкалар ясау остаханәсе көнне йомгаклау чарасы булачак. Ул «Вертолет» яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү урамы, 15) 18:00 сәгатьтә үткәрелә.

Шимбә көнне, 17 гыйнварда, казанлылар тартылу-сузылу күнегүләренә багышланган физик чарада катнаша ала. Дәрес 9:00 сәгатьтә «Кояш нуры» яшүсмерләр клубында (Зәкиев урамы, 25а) оештырыла. Катнашу өчен +7(919)640-09-94 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Шахмат турниры көнне һәм атнаны йомгаклау чарасы булачак. Ярыш 10:00 сәгатьтә «Крылатый» яшүсмерләр клубында (Побежимов урамы, 17) уздырыла. Турнирда катнашу өчен +7(962)558-58-99 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Барлык яңалыклар