В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юрист 30-нчы октябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында кабул итәчәк.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
Казанлыларны Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре кабул итәчәк. Үзәк республика халкына торак законнары мәсьәләләре буенча консультация бирә, дәгъва гаризаларын төзүдә ярдәм итә, судларда мәнфәгатьләрне яклый, «Грамоталы кулланучы мәктәбе» программасы кысаларында укыту семинарлары үткәрә.
Түләүсез кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 («Игелекле куллар» хәйрия склады) адресы буенча узачак. Консультациягә түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте. Казанлыларга үзләре белән битлек алырга кирәк.
Юридик ярдәм сорап фондка ай саен якынча 40 кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» матбугат хезмәте.