В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белем бирүнең яңа юнәлешләре кертелгәннән соң, биредә студентлар саны өч тапкырга арткан
Денис Гордийко фотосы
«Без бирегә 2018 елда узган футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан килеп киткән идек. Һәм элеккеге шартлар белән хәзергесен чагыштырсаң, моның, әлбәттә, җир белән күк арасы икәнен аңлыйсың. Шартлар дигәндә матурлык, зәвыкъ белән бергә, техник яктан җиһазлау да зур әһәмияткә ия. Җайланмалар, лабораторияләр, станоклар ярдәмендә сез үзегезне хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итә торган һөнәргә ия буласыз. Без әлеге шартларны аңлы рәвештә яхшырттык һәм сезнең һөнәри яктан үсүегезне, бу бинадан чын хезмәт ияләре булып чыгуыгызны, яхшы хезмәт хакы алуыгызны, гаилә коруыгызны, балалар үстерүегезне һәм бәхетле булуыгызны, Казанда калуыгызны телибез», - дип мөрәҗәгать итте егетләргә Казан мэры Илсур Метшин. Ул студентларны Татьяна көне белән котлады, аларга уңышлар теләде.
Красный Пожарник урамы, 1а йорты адресы буенча урнашкан Казан радиомеханика көллияте 1974 елда ачылган. 2017 елда Илсур Метшинның көллияткә соңгы килүеннән соң учреждение танымаслык булып үзгәргән.
Уку йорты этаплап капиталь төзекләндерелгән. Шәһәр һәм республика ярдәме, шулай ук үз акчалары хисабына көллият матди-техник базасын яңарткан. Бу яңа заманча уку зоналары һәм лабораторияләр ачу, белем бирүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге биргән. Мәсәлән, узган ел учреждениедә IT-технологияләр буенча икенче лаборатория ачылган, электроника буенча остаханәләр өстәмә җиһазландырылган.
Хәзерге вакытта көллият базасында «Профессионаллар» һәм сәламәтлеге чикле затлар өчен «Абилимпикс» дип исемләнгән һөнәри осталык чемпионатлары уздыралар, шулай ук катнашучыларны аларга әзерлиләр.

Көллиятнең популярлыгы матди-техник базаны яңарту нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа юнәлешләр хисабына арткан. Хәзерге вакытта әлеге уку йортында белем алучы 1 мең 400 студентның (604 кеше бюджет нигезендә, 796 кеше түләүле нигездә укый) 651 укучысы – чит шәһәрләрдән, шуларның 258 е илнең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән килгән яшьләр.
Монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү юнәлешләре студентлар арасында иң популяр профильләрдән санала. Хәзерге вакытта көллияттә яңа уку елыннан гамәлгә кертеләчәк яңа юнәлешләр: тармаклар буенча дизайн һәм мехатроника буенча уку планнары эшләнә.
«Хәзерге вакытта дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә робот техникасы, IT-өлкә, ясалма фәһем технологиясе бик нык үсә. Биредә студентлар санының 350 дән 1400 гә кадәр артуы монда ни дәрәҗәдә кирәкле юнәлешләр булуы турында сөйли. Казан, гомумән алганда, ул студентлар шәһәре дип атала: бездә 166 мең студент белем ала. Аларның 66 проценты Казанга укырга дип башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Әлеге көллияттә студентларның 50 процентка якыны чит шәһәрләрдән килгән яшьләр. Бу саннар Казанда белем бирүнең никадәр сыйфатлы булуын күрсәтә. Укытучылар составының көчле булуы сәбәпле, безгә яшьләр Татарстанның барлык районнарыннан, Идел буе төбәкләреннән һәм аннан читтә урнашкан яклардан укырга килә».
Казан радиомеханика көллияте электроника, робот техникасы, машина төзелеше һәм процесслар белән идарә итү кебек төрле тармаклар өчен белгечләр әзерли. Укыту юнәлешләре арасында-компьютер системалары һәм комплекслары, мәгълүмати системалар һәм программалаштыру, электрон приборларга һәм җайланмаларга монтаж, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, электрон җайланмалар һәм системалар белән эшләү, машина төзелеше технологиясе, продукциянең, процессларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты белән идарә итү, социаль-мәдәни эшчәнлек һ.б кебекләре иң киң кулланылыштагысы санала.

Экскурсия вакытында Илсур Метшин студентлар һәм укытучылар составы белән аралашкан. Шәһәр башлыгын җирле студентлар тарафыннан оештырылган рок-төркеме чыгышына чакырганнар һәм аңа дәресләрнең берсендә студентларның үз куллары белән ясалган шахмат җыелмасы бүләк иткәннәр.
Көллияттә мэр белән бергә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, «Иске шәһәр» үзенчәлекле территориясе префекты Айрат Фәизов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков та булды.
Исегезгә төшерәбез, Казанның югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында 17 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Яшьләрнең күбесе Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан, Һиндстаннан һәм Кытайдан килгән.
Алдарак Казанда Студентлар көнен 25 гыйнварда «Хезмәт резервлары» стадионы шугалагында билгеләп үтәчәкләре хакында хәбәр ителгән иде. Шугалак территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләячәк.