Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2026, 12:08

Илсур Метшин инклюзив үзәкләр турында: «Сез ата-аналар өчен үзәкләрнең эшен никадәр мөһим булуын күз алдына да китерә алмыйсыз»

Казанда 1 июньдә «Игелекле Казан»ның яңа инклюзив киңлекләренә гариза бирү кампаниясе башлана

Татарстан башкаласында 1 июньдә «Игелекле Казан»ның ике яңа проектында катнашуга гаризалар кабул итә башлыйлар. Бу җәйдә Мәскәү районында укыту һәм күнегүләр ясау фатиры һәм «Салават Күпере» микрорайонында инклюзив үзәк ачылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

Денис Гордийко фотосы

«Быел безнең инклюзив үзәкләр челтәре тулыланачак: шәһәрнең Мәскәү районында яңа укыту һәм күнегүләр ясау фатиры, ә «Салават Күпере» торак комплексында инклюзив үзәк барлыкка киләчәк. Аларның тиз арада ачылуына өметләнәбез. Үзенчәлекле балалар өчен инклюзив үзәкләргә йөрү тулысынча бушлай, алар җәй көне дә үз эшләрен дәвам итәләр – бу гаиләләр өчен бик зур ярдәм. Сез моның ата-аналар өчен никадәр мөһим булуын күз алдына да китерә алмыйсыз. Алар белән очрашкан саен, без бу үзәкләрнең дәресләренә ихтыяҗның никадәр зур булуын һәм гаиләләргә никадәр ярдәм итүен күрәбез», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Яңа укыту һәм күнегүләр ясау фатиры Восстание урамындагы 59 бина адресы буенча ачылачак. Биредә ел саен 9 яшьтән өлкәнрәк булган 96 бала көнкүреш күнекмәләренә һәм гади тормышка яраклашырга өйрәнә алачак.

«Салават күпере» микрорайонындагы инклюзив үзәк тернәкләндерү һәм ял итү юнәлешләре буенча эшләячәк, шулай ук анда «Игелекле сыйныф» ачылачак. Анда беренче сыйныфны тәмамлап, өйдә белем алуга күчкән балаларны кабул итәчәкләр. Мондый формат Казанның мәгариф идарәсе хуплавы белән «Вместе-Бергә» инклюзив үзәгендә уңышлы сынап каралган.

Катнашуга гаризаны 1 июньдә «Игелекле Казан» рәсми сайтында калдырырга мөмкин булачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.05.2026
Видеорепортаж
18.05.2026 12:39
«Игелекле Казан» оешмасы инвалид балалар өчен бушлай 14 инклюзив смена оештыра
Барлык яңалыклар